Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдән Сөнгатуллиннар - Мусиннар гаиләсенә балалар автокреслосы бүләк ителде

Чара Бөтендөнья ЮТҺ корбаннарын искә алу көненә багышланган атна кысаларында узды.

Сөнгатуллиннар - Мусиннар гаиләсендә өлкән уллары - ун яшьлек Рәхим һәм сигез яшьлек Ислам юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча автокреслоларга мохтаҗ түгел, тик 3 ай элек аларның тагын бер улы Радель туган.

«Монда инде безгә креслосыз булмый, - ди күп балалы әни Алия. - Безнең бәхетебезгә ЮХИДИ һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ инспекторларыннан күп балалы гаиләләргә бүләк кебек игелекле акция бар. Барыгызга да зур рәхмәт».

ЮХИДИ бүлеге начальнигы Евгений Михайлов, юл хәрәкәте иминлеге инспекторы Айрат Сатдаров һәм Нурлат шәһәре ДБУ ТУ начальнигы Алина Филиппова гаиләгә бәхет, сәламәтлек һәм имин юллар теләделәр.  Һәм бу атна ахырына кадәр районда Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар узачак, дип искәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев