Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәнең волейболчылары булдыра алганның барысын да эшләгәннәр

“Татарстан-Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте призына волейбол ярышларының зона туры 4 апрельдә Нурлатта узган.

Ярышларда Аксубай, Нурлат, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары командалары катнашкан.

ТР беренчелеге кысаларында “Татарстан-Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте призларына авыл районнары арасында волейбол буенча зона уеннары Нурлатта М. Хуҗин исемендәге спорткомплекста узган.

Яңа Чишмә командалары өчен ярышларның нинди нәтиҗә белән узуы турында безгә спорт мәктәбе директоры Ольга Роменская хәбәр итте.

 Яңа Чишмәнең ир-атлар җыелма командасы бу ярышларда 2 нче урынны яулаган һәм финалга чыккан. Бу команданы мактаулы урын алулары белән котлыйбыз.

Хатын-кызлар җыелма командасы исә дүртенче урынны алган. Командадагы волейболчыларның күбесе өчен бу мондый дәрәҗәдәге беренче ярышлар. Команда тәҗрибә туплый гына әле, алда аларның җиңүләре дә, җиңелүләре дә булачак, бу нормаль күренеш. Кызларга алдагы спорт уеннарында җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев