Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа пенсия формуласы

(Ахыры, башы 36 санда) Газетабызның үткән санында без пенсия коэффициенты турында телгә алган идек.

-Нәрсә ул пенсия коэффициенты? Аның бәясе нинди критерийлардан чыгып исәпләнәчәк? Аны кем билгеләячәк?
-Еллык пенсия коэффициенты- ул граҗданның эшләгән һәр елын бәяләүче параметр. Еллык пенсия коэффициенты эш бирүченең 10% яки 16% тариф буенча пенсиянең иминият өлешен формалаштыруга түләгән иминият взнослары күләмен эш бирүченең 16% тариф буенча закон буенча иң зур салым салынучы хезмәт хакыннан түләгән иминият взнослары күләменә бүлеп, 10 га тапкырлауга тигез була. Хезмәт хакы югары булган саен, еллык пенсия коэффициенты да югарырак була. Пенсия коэффициенты күләмен ел саен федераль законга туры китереп РФ Хөкүмәте билгели. Игътибар итегез әле, яңа кагыйдәләр буенча пенсиягә соңрак чыгу отышлырак! Соңлап мөрәҗәгать итүнең һәр елы өчен иминият пенсиясе тиешле премиаль коэффициентларга артып торачак (тик 10 елдан да артык түгел). Мисал өчен, әгәр дә сез пенсия билгеләтү өчен пенсия яше җитеп 5 ел узгач кына мөрәҗәгать итәсез икән, бу очракта теркәлгән түләүләр 36% ка, ә иминият пенсиясе - 45% артачак, әгәр - 10 ел икән, теркәлгән түләүләр - 2,11 тапкырга, иминият өлеше 2,32 тапкырга артачак.
-Яңа формула кабул ителгәннән соң эш бирүченең иминият взнослары суммасын күбрәк пенсиянең кайсы өлешенә күчерергә - иминият өлешенәме, әллә тупланма өлешкәме? Нинди тарифны - 0 яки 6%ны сайларгамы?
-1967 елда туганнар һәм тагы да яшьрәк граҗданнарга 2014-2015 елларда хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә иминият взнослары тарифын сайлау мөмкинлеге бирелгән: яки, бүгенге кебек, 6% калдырырга, яки алга таба пенсиянең тупланма өлешен булдырудан баш тартырга. Тупланма өлешне булдыруга тариф процентын арттырып, гражданин иминият өлешен формалаштыруга пенсия хокукларын киметә, һәм киресенчә. Кайсы вариант отышлырак - моны кеше үзе хәл итә. Сайлау турындагы карарны кабул иткәндә иң беренче чиратта иминият пенсиясе инфляциядән түбән булмаган дәрәҗәдә ел саен индексацияләү хисабына ышанычлы төстә (гарантияле) арта баруын истә тоту мөһим. Шул ук вакытта тупланма пенсия кебек - бу пенсия тупланмалары, алар РПФ-дан дәүләтнеке булмаган пенсия фонды идарәсенә яки идарәче компанияләргә күчерелә һәм алар тарафыннан финанс базарында инвестицияләнә. Тупланма өлеш дәүләт тарафыннан арттырылмый. Пенсия тупланмаларының табышлылыгы аларның капитал салу (инвестицияләү) нәтиҗәләренә бәйле, ягъни зыян да булырга мөмкин. Бу очракта фәкать пенсиянең тупланма өлешенә түләнгән иминият взнослары күләмен (сумма) түләү генә гарантияләнә. Әгәр дә граҗданин пенсия тупланмаларын булдырудан баш тартса, аңа эш бирүченең Россия Пенсия фондына 22% күләмендәге иминият взнослары тарифы аның пенсиясенең иминият өлешен булдыруга җибәреләчәк. Шунысын да билгеләп үтү мөһим, хәтта бу очракта да граҗданнарның шушы чордагы барлык пенсия тупланмалары элеккегечә инвестицияләнеп һәм, граҗданнар пенсиягә чыгарга хокук алып, аны билгеләүгә мөрәҗәгать иткәч, инвестиция кереме исәпкә алынып, тулы күләмдә түләнәчәк. Үз тариф планыңны сайлап алу мөмкинлеге (тарифның барлык 22%ын да пенсиянең иминият өлешен булдыруга җибәрергә мөмкин яки шуның 6%ын пенсиянең тупланма өлешен булдыруга җибәрергә мөмкин) 2015 елның 31 декабренә чаклы озайтылачак. Пенсиянең тупланма өлешен булдырудан баш тарту турында гаризаны 2015 елның 31 декабренә чаклы бирергә мөмкин.
-Хезмәт пенсиясенә хокук алу өчен күпме стаж һәм күпме пенсия коэффициенты кирәк булачак? Минималь (тиешле) хезмәт стажы туплый алмаучылар картлык көннәрендә нәрсә хисабына яшәрләр?
-2024 елдан башлап картлык буенча хезмәт пенсиясе алу өчен минималь иминият стажы 15 елга җитәчәк. Шуның белән бергә 2015 елда ул 6 ел тәшкил итәчәк һәм ел саен бер елга артачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, күпчелек илләрдә хезмәт пенсиясенә хокук бирүче минималь стаж 20 елдан артып китә. 2024 елга иминият стажлары 15 елдан кимрәк булган гражданнар социаль пенсия алу өчен РПФ гә мөрәҗәгать итә алалар, әмма хатын-кызлар - 60 яшьтә, ә ир-атлар 65 яшьтә генә (хезмәт пенсиясен 55 һәм 60 яшьтә алу хокукына ия булсалар да). Пенсия яше җитү буенча хезмәт пенсиясен билгеләү өчен икенче шарт - бу 30 пенсия коэффициенты күләмендә пенсия хокукы булдыру зарурлыгы. Әгәр дә граҗданин билгеләнгән тәртиптә инвалид дип танылган икән, бу очракта аңа шунда ук пенсия билгеләнә - иминият пенсиясе (әгәр дә аның бер генә көн булса да хезмәт (иминият) стажы бар икән) яки социаль пенсия (әгәр дә стажы бөтенләй булмаса).
-Шәхси эшмәкәрләргә һәм үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче башка категория кешеләргә пенсия ничек исәпләнелә?
-Шулай ук, найм буенча эшләүче хезмәткәрләргә исәпләгән кебек үк. Картлык буенча хезмәт пенсиясе иминият пенсиясенә һәм тупланма пенсиягә әйләндереләчәк (үзгәртелә). Иминият пенсиясенә теркәлгән түләүләр билгеләнәчәк. Тупланма пенсия күләмен исәпләп чыгару шулай ук бүгенгесе көндә хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен исәпләгән кебек үк башкарылачак. Иминият пенсиясен исәпләгәндә хезмәт стажының озынлыгы һәм пенсия билгеләтү өчен мөрәҗәгать итүченең яше дә исәпкә алыначак, бу исә иминият пенсиясенең һәм теркәлгән түләүләрнең, шулай ук үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче кешеләр түләп барган иминият взнослары күләмен арттырырга мөмкинлек бирүче өстәмә коээфициентлар бирә. Бу очракта пенсия билгеләүгә хокук алу өчен шәхси эшмәкәрнең хезмәт итү дәверендә 30 дан да ким булмаган пенсия коэффициенты һәм кимендә 15 ел иминият стажы булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X