Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа уку елы алдыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре мәктәп автобусларының техник торышын тикшерә

Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Евгений Михайлов һәм юл-патруль хезмәте инспекторы Раил Шәфигуллиннарның күз уңыннан берни дә читтә калмый, барысы да игътибар үзәгендә: автобусларның тышкы күренешеннән алып тахограф һәм ГЛОНАССка кадәр.

Яңа Чишмә районы буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре уку елы башланыр алдыннан автобусларның тышкы кыяфәтен, техник торышын, аларда куркынычсызлык каешлары булуын, тахографлар белән җиһазландырылуын, тормоз системасының, тышкы ут (фаралар) приборларының төзеклеген, шин протекторының тузуын һәм мәктәп укучыларын ташу вакытында куркынычсызлыкка йогынты ясый торган башка параметрларны тикшерәләр.

Мәктәп автобусларын йөртүчеләр дә тикшерелгән. Аларның һәркайсында "Д" категорияләре һәм тиешле эш стажлары булуы ачыкланган.

Шоферлар белән ЮХИДИ инспекторлары профилактик әңгәмәләр үткәргәннәр, чөнки балаларның гомере һәм сәламәтлеге алар кулында булуын искә төшергәннәр.

Яңа Чишмә районы белем бирү учреждениеләрендә барлыгы 10 автобус баланста тора. 8 берәмлек техника тикшерелгән, ике автобус (Красный Октябрь һәм Екатерина Бистәсе мәктәпләре) җитди сәбәпләр аркасында булмаган.

- Тикшерү барышында кайбер автобуслар буенча кисәтүләр ачыкланды. Җитәкчелеккә 20 августка кадәр мәктәп автобусларын ГОСТ тану һәм кисәтү билгеләре белән тәэмин итү, җитешсезлекләрне бетерү буенча кисәтүләр язылды.

Шулай ук район территориясендә белем бирү учреждениеләре янындагы урам-юл челтәрләренең эксплуатацион торышын тикшерәләр, - диде Евгений Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев