Реклама
Район яңалыклары
Яңачишмәле берәү ялган машина йөртү таныклыгы сатып алган
Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 38 хәбәр теркәлгән, 3 җинаять эше кузгатылган, барысы да ачыкланган.
Исерек килеш кабат руль артына утыру
Акбүре авылында яшәүче гр. Н. 2021 елның июлендә машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш, кабат исерек хәлдә а/м белән идарә иткән.
Урлау
2021 елның июнь урталарында гр. М., Яңа Чишмә читендәге «Вәлиев Ф. Р.» КФХ басуында, гомуми авырлыгы 22 кг булган металл шланглар урлаган һәм КФХга 4400 сумлык зыян салган.
Ялган таныклык алу
Яңа Чишмә районында яшәүче гр. Ш. 2021 елның февралендә интернет-сайт аша заказ ярдәмендә ялган машина йөртү таныклыгы сатып алган һәм 2021 елның июленә кадәр «Богдан» а/м белән идарә иткән. Тикшерү барышында таныклыкның ялган булуы ачыкланган.
Исерек килеш руль артында
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 37 машина йөртүче адм. җаваплылыкка тартылган, шул исәптән гр. М. исерек килеш а/м белән идарә иткән өчен. Эшне җәмәгать суды караячак, гр. М. га 30 мең сум штраф һәм 1,5-2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев