Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңачишмәле Владислав Курбатов сугышта һәлак булган

23 яшьлек Яңа Чишмә егете Владислав Иванович Курбатов Украина территориясендә хәрби махсус операция вакытында һәлак булган.

Владислав Курбатов 1999 елның 22 гыйнварында туган. 2015 елда Яңа Чишмә гимназиясен тәмамлаган.
2017 елда хәрби хезмәткә алынган. Хезмәт итү вакыты тәмамланганнан соң 2020 елда өч елга контракт төзегән, Мурманск өлкәсенең Печенга поселогында Төньяк флотның мотоукчылар батальоны наводчигы булып хезмәт иткән.
Яңа Чишмә муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты Владислав Курбатовның 2022 елның 30 апрелендә Украина территориясендә хәрби бурычын үтәгәндә яраланып һәлак булуы турында хәбәр итә.
Үзенең хәрби бурычын үтәгәндә, ул Ватаныбызны саклауда чын батырлык үрнәге күрсәткән.
Владиславның әнисе, ике абыйсы һәм ике сеңелесе калган.
Владислав Иванович Курбатовның туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Аның турында якты истәлек яңачишмәлеләр күңелендә озак сакланыр.
Курбатов Владислав Иванович белән хушлашу 7 майда сәгать 10да Яңа Чишмәнең Вознесение храмы янында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев