Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңачишмәлеләр муниципаль хезмәтләрне онлайн форматта ала алалар

Хәзер барлык муниципаль хезмәтләрдән ТР Дәүләт хезмәтләре сайтында файдаланып була.

Шулай итеп, хезмәттән файдалану процессы үтәкүренмәле һәм уңайлы, үз вакытңны инстанцияләр буенча йөрүгә сарыф итәргә кирәк түгел.

Әйтик, архивтан белешмә алу өчен хәзер район хакимиятенә барырга кирәкми. ТР Дәүләт хезмәтләре аша гариза бирү һәм мәгълүматны алу ысулын (кәгазьдә яки электрон рәвештә) сайлау да җитә.

Яңа Чишмә урта мәктәбеннән килгән балаларга нәкъ менә шул хакта сөйләгәннәр һәм күрсәткәннәр.

Яшь буын мәгълүмат киңлекләрен яхшырак үзләштерә, шуңа күрә балаларны бу уңайлы ысул турында әти-әниләренә, әби-бабайларына сөйләргә һәм аларга аны куллануда ярдәм итәргә өндәгәннәр.

Бүгенге көндә яңачишмәлеләр 200дән артык муниципаль хезмәтне дистанцион рәвештә алырга мөмкиннәр.

Алар арасында:

-муниципаль милекне арендалау килешмәсен өзү;

-милек реестрыннан өземтә алу;

-адресларны алу, үзгәртү һәм юкка чыгару;

-бинаны үзгәртеп кору яки яңадан планлаштыру турында килешү;

-торак бинаны кеше яшәми торганга һәм кеше торыр өчен корылмаган бинаны торак бинага әйләндерү өчен рөхсәт алу;

-агач кисүгә, шулай ук аны ябалдашка кисүгә (кронирование), агач үсентеләрен кая да булса утыртуга һәм агачны бер җирдән алып башка урынга утыртуга рөхсәт алу.

Хезмәтләрнең тулы исемлеге белән  https://uslugi.tatarstan.ru/ispolkom-citizens  сайтында танышырга мөмкин.

#новошешминск #новошешминскийрайон #работаНМР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев