Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңачишмәлеләр Рифнур Закировны тиктормас дип атыйлар

Рифнур Закиров тик кенә утырырга яратмый.

Яңачишмәлеләр Рифнур Закировны тиктормас дип атыйлар, һәм бу, чыннан да, шулай: яшь вакытыннан башлап бүгенгесе көнгә кадәр ул үз тормышын  матур һәм кызыклы хатирәләр белән баетудан туктамый.

Рифнур әфәнде Пермь өлкәсендә шахтерлар гаиләсендә туа, аңардан кала гаиләдә тагын биш малай үсә. 17 яшендә Үзбәкстанга, уран руднигында эшләгән өлкән абыйсы янына китә. Ташкентта һөнәри-техник училищега укырга керә, металл коючы һөнәрен үзләштерә, ә аннан соң аны армиягә алалар. Өч ел хезмәт итә. Хезмәт итүне Новороссийскида башлый, ләкин 1965 елда Кытай ягындагы илебез чиген законсыз рәвештә  кисеп чыгарга омтылышлар башлангач, Рифнур хезмәт иткән хәрби частьне чик янына күчерәләр. Сүз уңаеннан, анда ул булачак хатыны Галина белән таныша (почта бүлегендә). Новороссийскига кайткач, яңа гына ачылган диңгез мәктәбенә укырга керә. Тәмамлаганнан соң, 9 ел буена Рифнур әфәнденең тормышы бары тик су белән генә бәйле була.

«Күп җирләрдә булдым, чит илләрне күрдем, тик хатыным Галина һәм улым Олег яшәгән Новороссийскига бик сирәк кайта идем. Минем алдымда гаилә белән диңгез арасыннан сайлау мәсьәләсе килеп басты. Әлбәттә, мин гаиләмне сайладым. Новороссийскида торган җиребез вакытлыча файдалануга алынган иде, шуңа күрә без Үзбәкстанга күчеп киттек һәм мин яңадан металл коючы һәнәренә әйләнеп кайттым. Ел дәвамында безгә фатир бирделәр. Анда безнең икенче улыбыз Денис туды. Мин гомерем буе гаиләм белән монда яшәп, яраткан эшемдә хезмәт куеп, тыныч кына иҗатым белән  шөгыльләнермен, дип уйлаган идем. Тик туксанынчы еллар килде, Үзбәкстанда рус халкын куу башланды. Ул вакыт та күпләргә үз өйләрен ташлап китәргә туры килде - кем кая китеп таралды. Ә мине туган җирем - Пермь өлкәсендә берәү дә көтми иде, ул вакытта инде әти-әнием юк, ир туганнарым  да гаиләләре белән төрле җирләрдә төпләнгән иделәр. Шулай итеп, Татарстанга, әтиемнең туган ягы - Балтачка барырга карар кылдык. Әмма, Үзбәкстандагы күршеләребез һәм дусларыбыз белән дә элемтәне өзмәдек. Тумышы белән Яңа Чишмә районының Петропавел Бистәсеннән булган һәм үзенең кече ватанына күчеп киткән Николай Наумов безне дә бирегә чакырды, районда эш тә, торак та табып була, дип язды. Менә шулай без Яңа Чишмәгә эләктек.

«Биредә мин мәдәният йортында рәссам-бизәүче булып эшләдем, аннан соң казначейлыкта, пенсия бүлегендә, СПМКда хезмәт куйдым, шуннан лаеклы ялга киттем»,- дип сөйли ул.

Тик лаеклы ялга чыккач, Рифнур әфәнде өйдә генә утыра алмый, «Ландыш», «Теремок» балалар бакчаларында уен мәйданчыкларын бизәп, үзенең иҗади осталыгын тормышка ашыруын дәвам итә. Аның тырышлыгы кул астындагы материаллардан ясалган зур һәм урта күләмле сыннар балаларны һәм өлкәннәрне бүген дә гаҗәпләндерә.

6 июньдә Рифнур әфәндегә 75 яшь тулса да, ул әле дә үзенә төзергә, иҗат итәргә, матур әйберләр булдырырга ярдәм итүче инструментларны кулыннан төшерми. Һәм бу 60 ел элек әтисе бүләк иткән лобзик белән фанерадан беренче сынын кисеп чыгарганнан бирле шулай дәвам итә. Бүген Яңа Чишмәдә аның йорты ишегалдында экскурсияләр, ә бакчасында розалар  (алар исә 20дән артык) һәм башка төр чәчәкләрне үстерү, җиләк-җимеш куакларының сортларын (төче чиядән алып сакурага кадәр) һәм  башка агачларны өйрәнү буенча мастеркласслар оештырырга мөмкин. Бу үсемлек дөньясында «Арбага җигелгән ат», әкиятләр геройлары Машенька, Незнайка, Шүрәле әкиятен тасфирлаган зур рәсем, җил тегермәне, гаилә өчен яхшы хәбәрләр символы булып торган – түбәгә кунган ләк-ләк өчен дә урын табылган. Закировлар шундый хәбәрне алганнар инде - тиздән алар икенче тапкыр әбибабай булачак.

Шулай булгач, Рифнур әфәндегә әле озак еллар дәвамында гаиләсен үзенең таланты белән шаккатырыр, дөньяны бизәп торыр өчен көч вә күәт телик.Башка фотоларны  novoshishminsk.ru сайтында карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев