Яңачишмәлеләр Россия Хәрби-Диңгез Флоты көнен билгеләп үттеләр
Районның мәдәният һәм ял паркында Хәрби-Диңгез флоты көненә багышланган бәйрәм чарасы оештырылган.
Июльнең соңгы якшәмбесендә батырлык һәм кыюлык, Ватанның диңгез чикләрен саклаучылар бәйрәмен билгеләп үтәләр - Мәдәният һәм ял паркында бәйрәм чарасы оештырылган. Чарада РМЙ артистлары, Яңа Иванаево АМЙның «Сувенир» ансамбле, Балалар сәнгать мәктәбенең «Родничок» вокал төркеме һәм башкалар чыгыш ясаган. Элек диңгез флотында хезмәт иткән егетләр сәхнәдә «Яблочко» биюен башкарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев