Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңачишмәлеләр сугышта һәлак булганнар истәлегенә виртуаль шәмнәр кабыза алачаклар

22 июнь - Хәтер һәм кайгы көнендә, яңачишмәлеләр «Хәтер шәме» акциясенә кушыла алачак. Бу көнне бөтен Россия буенча Бөек Ватан сугышында Ватанны саклап һәлак булган якташларыбыз истәлегенә шәмнәр кабыначак.

Акция хәйрия характерына ия. Анда катнашу өчен 15 июньнән 22енә чаклы деньпамяти.рф платформасында виртуаль шәм кабызырга мөмкин. Шул ук вакытта «Буыннар хәтере» хәйрия фонды Бөек Ватан сугышы ветераннарына медицина ярдәме күрсәтүгә һәр шәмнән бер сум акча күчерәчәк.

«Хәтер шәме» акциясе ел саен үткәрелә. Быел ул түгәрәк датага — 1941-1945 еллардагы сугыш башлануга 80 ел тулуга багышланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев