Яңачишмәлеләр, танылган якташыбыз Владимир Данилов өчен тавыш бирик!
Татарстанда «100 бик яхшы татарстанлы» дигән тавыш бирү старт алды. Яңа Чишмә районыннан Владимир Григорьевич Данилов кандидатурасы тәкъдим ителде.
Танышыгыз: Владимир Григорьевич Данилов-Россия радиоинженеры, СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1983 ел). 1936 елның 7 ноябрендә Яңа Чишмә авылында туган. 1960 елда Казан авиация институтының радиотехника факультетын тәмамлый һәм беренче вакытта шунда эшли. Яңа «ЭВМ» кафедрасы өчен «Өзлексез эш итүче электрон исәпләү машиналары» уку курсын әзерли.
1962 елдан Казан фәнни-тикшеренү электрофизика институтында (КНИЭФИ): сектор начальнигы (1963-1979), бүлек начальнигы (1979-1983), баш конструктор (1983-2000), баш белгеч (2001 елдан).
1983 елда махсус билгеләнештәге радиотехника аппаратурасы, аерым алганда, зенит-ракета комплексы өчен ЗАО-П шифрлау-шифрны ачып уку аппаратурасы буенча эшләү өчен СССР Дәүләт премиясе лауреаты була. Хәзер аңа 83 яшь.
Владимир Данилов кандидатурасы өчен бүгенге көндә 7 якташыбыз тавыш бирде. Безнең районда туып-үскән галим кандидатурасын тавышларыбыз белән хуплыйк.
Гомумән алганда, татарстанлылар үз якташлары өчен 3744 тавыш биргән инде. Республиканың күренекле эшлеклеләре өчен Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган сайтта тавыш бирергә мөмкин.
Тавыш бирү өчен сылтама http://100.tatarstan.ru/rus/golosovanie-za-vidayushchihsya-tatarstantsev-4220129.htm?action=passed
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев