Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңачишмәлеләр Юлбарыс елын каршыларга әзерләнә

Яңа Чишмәдә яшәүче Любовь Маланчева үз бакчасында менә нинди Амур юлбарысы ясаган.

Үзе әйткәнчә, бу аларның үзләре һәм кышкы каникулга әби-бабалары янына килгән җиде оныклары өчен. Юлбарыс сынын ул 25 декабрьгә каршы төндә   яуган карга кадәр ясаган, моның өчен ул бакчада булган бөтен карны бер җиргә өйгән.

- Танышларым шушы кар өемен күргәч бик гаҗәпләнделәр, чөнки ул вакытта кар әз ява иде бит, - дип көлә Любовь Алексеевна.

Шуңа да карамастан, кар өеме зур килеп чыккан һәм ул аннан Яңа ел символын әмәлли башлаган. Килеп чыккан җәнлекне персик төсенә буягач, буйдан-буйга кара сызыклар, битендә мыеклар ясагач, бик матур (өстәвенә зур да әле) ел символы пәйда булган. Аңа күз салсаң, ул чыннан да тере кебек! Скульпторның күңелен биреп эшләве әллә каян күренеп тора.

Любовь Алексеевна элек тә, күп еллар Яңа Чишмә РҮХнең өлкән шәфкать туташы булып эшләгәндә, хастаханә комплексы территориясендә кар шәһәрчеген төзүдә актив катнашкан - процесс белән җитәкчелек иткән һәм, әлбәттә инде, башка иҗади хезмәткәрләр белән бергә үзе дә кардан сыннар ясаган.

- Безнең РҮХ күп тапкырлар оешма-учреждениеләр арасында сыннар ясау буенча конкурста беренче урыннар алды, - дип искә ала ул.

Хәзер Любовь Алексеевна пенсиядә, әмма куллар эшне онытмый!

- Кардан әвәләп ясау сәнгате ярдәмендә балаларга шатлык бүләк итү - бик шәп бит ул, - ди Любовь Алексеевна. - «Төзелеш материалы» хәзер күп. Шулай булгач, халыкка тырышырга гына кала. Балалар белән чыксыннар, саф һавада кар шедеврлары барлыкка килсен. Сүз уңаеннан, әби ясаган юлбарыс янында бабай инде шуу өчен тау да өеп куйган, ә бу оныкларына икеләтә шатлык дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев