Яңачишмәлеләрнең Казан ярминкәсендәге табышлары - 1 млн. сумнан артык
11 декабрьдә Казанда чираттагы ярминкәдә Ленино, Черемухово, Шахмай һәм Архангел авыл җирлекләре һәм район эшмәкәрләре катнашты.
18 сәүдә ноктасында башкала халкына 1,2 тоннадан артык сыер ите, 1 тонна ат ите, 100 тоннадан артык кош-корт түшкәсе, 1 тоннага якын сөт һәм сөт продукциясе, камыр ризыклары, бал һәм 1 тоннага якын яшелчә тәкъдим ителгән.
Ит килограммы 350-450 сумнан, сөт -35 сумнан (кг) сатылган. Нигездә, барлык продукция сатылып беткән. Эшмәкәрләрнең табышы 1 млн. сумнан артык тәшкил иткән.
Быел ярминкәгә соңгы сәфәр - 25 декабрьдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев