Яңачишмәлеләрнең Казан ярминкәсендәге табышлары 860 мең сумнан артык
23 апрельдә Яңа Чишмә эшмәкәрләре Казанда узган соңгы ярминкәдә катнашканнар.
12 сәүдә ноктасында башкала халкына 1,5 тоннадан артык сыер ите, 800 кг сөт, 400 кг яшелчә, 120 кг бал, кош-корт түшкәләре (70 данә), сөт продукциясе, камыр ризыклары һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителгән.
Товарлар сатуда фермерлар Илгиз Сәлахов, Самат Вәлиуллин, шулай ук ШЯХ башлыклары - Гөлназ Галимова, Рафаэль Сөләйманов, Самат Нурхамәтов, Ильяс Сәхәбетдинов, Алексей Пищальников һәм Фоат Госсаметдиновлар актив катнашкан.
Үз продукцияләрен Тубылгы Тау, Зирекле һәм Акъяр авыл җирлекләре дә тәкъдим иткән.
Ит, сөт, бәрәңгегә ихтыяҗ аеруча зур булган. Ярминкәдә барлык продукция дә сатылып беткән. Эшмәкәрләрнең табышы 864 мең сум тәшкил иткән.
Бу - язгы ярминкәләрнең соңгысы иде, алар көз көне уңыш җыйганнан соң яңадан оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев