Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңачишмәлеләрне «Коррупциягә каршы бергә» дигән темага иң яхшы видеороликлар өчен бүләкләделәр

15 декабрьдә Яңа Чишмә районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышында район башлыгы Вячеслав Козлов һәм коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева «Коррупциягә каршы бергә» дигән район видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырылды:
1 урын - Владислав Чапков, Әдәмсә мәктәбе;
2 урын - «Аҗаган» яшүсмерләр клубы; 
3 урын - Ибраһимова Фирүзә, Чаллы Башы мәктәбе.
Конкурска барлыгы 10 ролик тәкъдим ителгән. Үз видеороликларында укучылар иҗади якын килеп, җәмгыятебезнең әлеге җитди проблемасы белән көрәшүнең әһәмиятен чагылдырганнар.
 «Коррупциягә каршы тору - мөһим һәм актуаль тема. Яшүсмерләрнең үз видеороликларында әлеге иҗтимагый проблеманы ачык күрсәтүгә җитди караулары сөендерә. Иң яхшыларын билгеләү, чыннан да, авыр булды, чөнки балалар тарафыннан сценарийларның мәгънәсен дә, иҗади эшләрнең сәнгать өлешен дә исәпкә алырга кирәк иде», - дип билгеләп үтте муниципалитет башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев