Яңачишмәлеләрне һәм район кунакларын Масленицага чакырабыз!
2022 елның 6 мартында иртәнге сәгать унда барысын да кышны озату –Май чабу бәйрәменә чакырабыз. Ул Яңа Чишмә авылының Объездная урамы артындагы болында узачак.
Барыгызны да күңелле программа көтә:
Сезгә сәгать 10нан көндезге 1гә кадәр «Широкая масленица» театральләштерелгән тамаша, шуңа багышланган җырлар, мәзәкләр, зур әйлән-бәйлән тәкъдим ителәчәк .
- Бәйрәм барышында барлык теләүчеләр «Май чабу гүзәле»,«Бизәкле яулык»,«Май чабу бәйрәменең иң күңелле персонажы», «Уйнагыз, гармуннар!», «Такмаклар ярышы» конкурсларында катнаша ала.
- Интерактив мәйданчыкларда түбәндәге чаралар үтәчәк:
- Яшьләр уеннары һәм традицион халык уеннары;
- Балалар мәйданчыгында төрле чаралар;
-Гармунчылар мәйданчыгы: традицион көйләр һәм такмаклар башкару.
- Җигүле атта һәм кар машиналарында йөрү;
- Яңа пешкән искиткеч тәмле коймаклар белән чәй эчү;
- Бию мәйданчыгы: әйлән-бәйлән уйнау һәм көнкүреш биюләре;
- Тир эшләячәк;
- Шашлык сатылачак;
- Кунаклар өчен пылау әзерләнәчәк.
13.00 - Май чабу карачкысын яндыру, кышны озату.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев