Реклама
Район яңалыклары
Яңалыклар
Эшлекле атна Район башлыгы Вячеслав Козлов район үзәге учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре белән үткәргән планеркада кайбер мәсьәләләр тикшерелде. "Энергосбыт" бүлеге җитәкчесе Михаил Шешолин ел буена кулланылган электр энергиясенә ясалган анализ турында хәбәр итте. Районда 42 млн. кВт-дан артык энергия сарыф ителгән, нефть компанияләре, сәүдә предприятиеләре электр энергиясен куллануны арттырганнар, ә...
Эшлекле атна
Район башлыгы Вячеслав Козлов район үзәге учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре белән үткәргән планеркада кайбер мәсьәләләр тикшерелде. "Энергосбыт" бүлеге җитәкчесе Михаил Шешолин ел буена кулланылган электр энергиясенә ясалган анализ турында хәбәр итте. Районда 42 млн. кВт-дан артык энергия сарыф ителгән, нефть компанияләре, сәүдә предприятиеләре электр энергиясен куллануны арттырганнар, ә КМС заводы (продукция җитештерү артса да) һәм кайбер муниципаль учреждениеләр киметкән. Бер йорт хуҗалыгы кулланган электр энергиясе уртача 1500 кВт тәшкил итә. 118 нче ҺУ директоры Владимир Островский "Д" һәм "Е" категорияләренә шоферлар укытуга хәзерлек барышы турында сөйләде. Автобус һәм КамАЗ (ярым тагылмалы) автомашинасы бар, хәзер аларга өстәмә җиһазлар куела һәм төркем туплангач 1 марттан укулар башланачак. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов алда торачак язгы кыр эшләренә механизатор кадрлары хәзерләү барышы, гаилә фермаларын үстерү (8 гаилә фермасы бар, тагын 14 кеше гариза биргән инде) һәм сөт хәзерләү барышы (2011 ел дәрәҗәсенә карата 118 процент, ягъни 7 тоннага күбрәк) турында җиткерде. Район башлыгы шулай ук урамнарны яктырту, юлларны, тукталышларны чистарту, 2011 елда алкоголь продукциясен сату һәм ШЯХ кредитлары бирү (бер атнада 7 кредит бирелгән) нәтиҗәләре турындагы мәсьәләләргә дә кагылды.
Эшмәкәрләр сөйләшәчәкләр
2012 елның 2 февралендә сәгать 10 да район мәдәният йортында эшмәкәрләр, урта һәм кече бизнес вәкилләре белән район киңәшмәсе үткәреләчәк. Киңәшмәнең көн тәртибенә:
1. "2011 елда Яңа Чишмә муниципаль районында урта һәм кече бизнесны үстерү һәм ярдәм итү буенча район программасын тормышка ашыру нәтиҗәләре";
2. "Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты каршында индивидуаль эшмәкәрләрнең җәмәгать Советын сайлау" мәсьәләләре кертелгән. Шәхси эшмәкәрләрне, кече һәм урта бизнес җитәкчеләрен киңәшмәдә катнашырга чакырабыз.
Пенсияләр һәм түләүләр арта
Бүгеннән башлап хезмәт пенсияләре - 7, 1 апрельдән тагын берничә процентка арта. Бу хезмәт пенсияләре алучылар өчен (алар районда 4021 кеше) сөенечле хәбәр. Районның РПФ бүлегендә хәбәр итүләренчә, 1 февральгә чаклы хезмәт пенсиясенең уртача күләме 7380 сум булса, ул хәзер 7897 сум тәшкил итәчәк, ә 1 апрельдән ул тагы да артачак. Моннан тыш, 1 апрельдән дәүләт пенсияләренең 14 процентка артуы көтелә, бу төр пенсияне районда 374 кеше ала, шулай ук сугыш ветераннары, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм инвалидларга ай саен бирелә торган түләүләр (ЕДВ) 6 процентка арта. -Узган ел районда пенсияләр һәм ЕДВ түләүләр өчен 388 млн. сумнан артык акча тотылды, - дип сөйли РПФ бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева. - Быел исә барлык өстәмәләрне исәпкә алып бу максатларга тагын берничә дистә миллион сум акча артык тотылачак.
Каты суыклар көтелә
Төньяк антициклоны йогынтысына бәйле рәвештә бүгенгесе көннән башлап атна ахырына чаклы 37 градуска чаклы каты суыклар көтелә. Шуңа бәйле рәвештә гадәттән тыш хәлләр һәм вакыйгалар килеп чыгу ихтималы да артачак. Барлык хезмәтләргә (райгаз, РЭС, РҮХ, ТКХ, янгын сагы хезмәте) алдан күрелмәгән вакыйгаларга әзер булырга, автомашиналар белән зарурлык булмаганда юлга чыкмаска, халыкка озаклап урамда йөрмәскә киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев