Районның мәгариф учреждениеләрендә ягу (җылыту) сезонына хәзерлек буенча 2 млн. сумнан артык бәягә төшкән шактый эш планлаштырыла.
11 учреждениедә котельныйларны техник яктан кабат җиһазлау каралган, документлары әзер, бу эш 400 мең сумнан артык акча сорый.
Шулай ук һәр учреждениедә җылыту энергоҗайланмаларыннан имин файдалануны тәэмин итү өчен икешәр җаваплы кеше укытып, аттестация үткәрергә кирәк. Учреждениеләр саны - 40, укытуга 600 мең сумнан артык акча кирәк булачак.
Акъяр мәктәбендә җылылык трассасын, Зирекле лицеенда һәм Екатерина мәктәбендә котельный ремонтлау, Шахмай балалар бакчасы өчен ике газ миче алу һәм башка эшләр планлаштырыла.
Хәзергесе вакытта җылыту системаларын юдырту һәм опрессовка эшләре бара, тиешле документлар яңартыла. Белем бирү учреждениеләре 15 августка ягу сезонына әзер булырга тиешләр.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев