Якташыбызга «Россиянең атказанган транспорт хезмәткәре» исеме бирелгән
РФ Президенты Указы белән автомобиль транспорты үсешенә, транспорт хәрәкәтен оештыруны яхшыртуга зур өлеш керткәне өчен, «Буревестник» ҖЧҖ директоры Вячеслав Михайлович Улитинга «Россия Федерациясенең Атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелгән.
В.М. Улитин безнең якташыбыз, Волчья Бистәсендә туып-үскән, хәзергесе вакытта Казанда яши. Ул - райондагы күп кенә чараларның иганәчесе, балаларның экскурсияләргә йөрүен оештыруда хәйрия ярдәме күрсәтә, туган авылына да күп булыша.
В. М. Улитинны лаеклы бүләге белән котлыйбыз, аңа нык сәламәтлек һәм яңа уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев