Яна Чишмә районы халкыннан санитар нормаларны үтәү сорала
Яңа Чишмә районында коронавирус пандемиясе чорында санитар нормаларны үтәүгә аерым игътибар бирелә.
«Битлек» режимының үтәлешен контрольдә тоту полиция һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре, шулай ук хакимият органнары ягыннан оештырылган мобиль төркемнәр тарафыннан алып барыла. Алар җәмәгать транспортын (автобусларны), кибетләрне, җәмәгать туклану объектларын һәм кешеләр күпләп җыела торган башка урыннарны тикшерәләр.
Атна эчендә Роспотребнадзор хезмәткәрләре тарафыннан 14 объект тикшерелгән. Санитар - эпидемияләргә каршы чараларны үтәмәгән өчен эшмәкәрләр: Удиряков, Әдиуллина, Сәидов һәм Зябловага карата дүрт беркетмә төзелгән, эшләр суд органнарына тапшырылган.
Полиция хезмәткәрләре атна эчендә 22 санитар норма таләпләрен бозу очрагын ачыклаган. Шуларның 6сы - җәмәгать транспортында (автобусларда) һәм 16сы - кибетләрдә. Яңа Чишмәдә бу - «Яшелчә һәм җиләк – җимеш», «Пятерочка», «Автозапчастьлар», «Русалко» һәм «Рубль Бум» кибетләре, Тубылгы Тауда - «Шатлык», Ленинода – «Пятерочка» (4 очрак), Красный Октябрьдә - «Авокадо», Архангел Бистәсендә - «Азалия» һәм Акбүредә - «Акбүре» кибетләре.
Район халкыннан тагын бер кат профилактиканың барлык чараларын үтәүләрен, битлек киеп йөрүләрен, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда йөрүдән тыелуларын, ярдәм кирәк булганда волонтерларга мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз.
Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр эш көннәрендә сәгать 8дән 16:00гә кадәр 2-29-37 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар, ә
2-21-54 телефоны буенча тәүлек әйләнәсе шалтыратырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев