Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яр буйлары чистара

Яңа Чишмәдәге Студенец һәм Шушма ярлары бу көннәрдә тагы да чистарак һәм төзекләндерелгәнрәк хәлгә килә.

Февраль-март айлары дәвамында райгаз, электр челтәрләре һәм РҮХ хезмәткәрләре ярдәмендә Яңа Чишмә АҖ көче белән елга ярларындагы зур агачлар кисеп алынган, куаклардан һәм ауган агачлардан арындырылган, бу исә язгы ташуның уңышлы үтүенә мөмкинлек бирәчәк. Өстәвенә, Яңа Чишмә тагы да ямьләнеп китәчәк.
Авыл җирлеге башкарма комитеты елга буйларында яшәүче район халкына мөрәҗәгать итеп, яз көне проблемалар булмасын өчен үз территорияләрен тирестән, ауган агачлардан һәм куаклардан чистартырга чакыра. Төзекләндерү буенча әлеге эшләрнең барысы да район үзәгендәге урамнарны су басу куркынычын шактый киметәчәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев