Яртыеллык нәтиҗәләре каралды
Авыл җирлекләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча ай саен үткәрелә торган киңәшмәләр алда аз гына башка форматта үтәчәк. Алар, киңәшмә үтәсе АҖ дәге проблемалар һәм сорауларны һәр яктан тикшереп, карап, авыл җирлекләре буенча күчмә формада булачак.
Шундый беренче киңәшмә үткән атна азагында Тубылгы Тау АҖ дә булды, аны район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Киңәшмә башланганчы ул Черемухово һәм Екатерина АҖ башлыклары Елена Сальцина һәм Александр Хорьковны узган туган көннәре белән котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды.
Тубылгы Тау АҖ дә социаль өлкәгә караган учреждениеләр эшчәнлеге турында район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк хәбәр итте. Айгөл Вафина җитәкчелегендәге җирле АМЙ ның иҗат коллективы актив төстә максатчан эш алып бара. Алар күп өлкәара һәм республика конкурсларында катнашып, яхшы күрсәткечләргә ирешәләр һәм төрледән-төрле грантлар оталар. 2017-2018 елларда откан грантлар суммасы 400 мең сум тәшкил иткән, әлеге акчаларга мәдәният йорты өчен сәхнә костюмнары һәм аппаратура сатып алынган.
Ә менә авыл китапханәсе эше әле бик әйбәт түгел, җитешсезлекләр бар, аларны бетерү өчен максатчан эш алып бару кирәк.
Белем бирү учреждениеләре эшендә дә уңай мисаллар аз түгел, бу турыда чыгыш ясаучы җиткерде.
Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ренат Габетдинов Тубылгы Тау АҖ дә ягу сезонына хәзерләнү мәсьәләсе буенча информация ясады. Бюджет учреждениеләре 90 % ка әзер, мәктәптә тәрәзәләрне җылыту һәм күпфункцияле үзәктә сигнализаторны алыштыру буенча сораулар бар.
Авылда су белән тәэмин итү буенча да проблема бар. Суүткәргеч 6,8 км озынлыкта , 80 % тирәсе ул тузган. Борауланган яңа скважинада су сыйфаты буенча яраксыз. Сыйфатлы су эзләп табу һәм тузган суүткәргечне алыштыру буенча эшне дәвам итәргә кирәк. 2019-2020 елларга әлеге максатларга республика бюджетыннан 5 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк .
Төзекләндерү буенча узган икеайлык чорында Тубылгы Тау АҖ территориясендә төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 4 беркетмә төзелгән. Штрафлар суммасы 10,5 мең сум тәшкил иткән, бу турыда район административ комиссиясе сәркатибе Вера Дорофеева хәбәр итте.
Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова АҖ ләр арасында үзара салым акчаларыннан файдалану турында сөйләде. Республика субвенцияләрен исәпкә алып барлыгы 14,9 млн. сум акча, шулардан 1,3 млн. сумы эшләнгән эшләр өчен түләнгән. Үткәрелә торган торгларда 6,6 млн. сум бар, ә 6,9 млн. сумы - әлегә файдаланылмаган. Екатерина, Чабаксар һәм Акъяр АҖ дә үзара салым акчаларыннан файдалану буенча актив эшлиләр, Тубылгытау, Буревестник һәм Ленино АҖ дә артта калалар.
Аннан киңәшмәдә АҖ дә 2018 елның I яртыеллыгында бюджетның үтәлеше, салымнар җыю, кредитлар һәм дебитор бурычлар турында районның финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина чыгыш ясады.
Районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Попкова АҖ дә милекне исәптән чыгару, торакны хосусыйлаштыру һәм зиратларны рәсмиләштерү турында информация ясады.
Милекне исәпкә алу буенча тәртип бозулар турында районның контроль-хисап палатасы рәисе Роман Губкин җиткерде, ә район башлыгы ярдәмчесе Вячеслав Темников АҖ башкарма комитетына кергән граждан мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү турында хәбәр итте.
ЕРЦ (бердәм исәп-хисап үзәге) директоры Семен Нестеров торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю буенча хәлләр торышы турында сөйләде. 6 ай өчен 10,3 млн. сум исәпләнгән, 9,9 млн. сум җыелган (96,7 %). Район халкының 30 % тан артыгы түләүләрне Дәүләт хезмәтләре порталы аша башкара, бу бик җиңел, җайлы һәм үтемле (аңлаешлы).
Район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов район халкы коена торган сулыклар янында кизү тору мәсьәләсенә кагылып үтте, ә район башлыгы АҖ башлыкларына юл кырыйларындагы баганалар һәм авылда учреждениеләр тирәсендәге чүп үләннәрен чабу һәм төзекләндерү кирәклеген җиткерде.
- Районда юллар, бигрәк тә Казан-Оренбург федераль трассасы – районның йөзе. Аннан көн саен меңәрләгән машина уза, безнең һәм район турында, халыкның төзеклек һәм чисталык яратуы турында фикер йөртеп бәя бирәчәкләр. Һәм без барлык урамнарны, юлларны һәм торак пунктларны чисталыкта һәм тәртиптә тотарга тиешбез, чисталык бит-үзебез өчен, - дип ассызыклады Вячеслав Козлов.
Азат Мусин. Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев