Яшь футболчылар ТР кубогының зона турнирында катнашкан
11 - 12 февральдә Алексеевскида 2010 - 2011 елларда туган мәктәп укучылары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогының зона этабы булып узган.
Безнең команда Спас һәм Әлки районнары командалары белән очрашкан: беренче матчта - 2:0, икенчедә - 2:1 исәбе белән откан. Әмма икенче уен көнендә киеренке көрәштә алар Нурлат районы командасына оттырганнар.
Нәтиҗәдә, безнең футболчылар 10 команда арасыннан 6 урынны алган. Бу яхшы күрсәткеч, чөнки команда мондый зур ярышларда беренче тапкыр катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев