Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме

Безнең республикада 2000 елдан яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме турындагы закон гамәлдә.

Безнең райондагы яшь гаиләләр нинди ярдәм алган соң - әлеге сорау белән без яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы Ольга Лаврентьевага мөрәҗәгать иттек.
- Яшь гаилә - ул гаиләдәге ир яисә хатынның берсе 30 яшькә җитмәгән, ә балалары булган тулы булмаган гаиләдә ана яисә ата 30 яшькә җитмәгән булу шарт, - дип аңлатты ул.
- Безнең районнан ничә гаилә дәүләттән ярдәм алды?
- Закон гамәлгә кергәннән бирле (2000 елдан башлап) 124 яшь гаилә дәүләттән ярдәм алды (23 млн. 245 мең сумлык). Алар арасыннан 92 гаилә алынган ярдәмне икенчел базарда торак сатып алуга файдаланды, 28 гаилә үзләренең торак йортларын төзеп бетерүгә тотты һәм 4 гаилә кертелгән беренчел взнос хисабына торакка урнаштырылды. 2016 елда өч гаилә 1,2 млн. сумлык ярдәм алды.
- Яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме бирү тәртибе ниндирәк һәм аның өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?
- Безнең бүлеккә (тел: 2-23-95) мөрәҗәгать итәргә кирәк, без барысын да аңлатабыз, нинди документлар бирергә кирәклеген күрсәтәбез.
Яшь гаиләләр безнең бүлек аша финанс ярдәменә (400 мең сум күләмендә) исәп тота ала, килешүләр түләүне процентлар исәпләнми 15 елга чаклы кичектереп түләү шартларында төзелә.
Шуны да исәпкә алу кирәк, килешүләр буенча торак сатып алуга беренчел взнос сатып алына торган торак бәясеннән 20%-тан да ким булырга тиеш түгел.
- Тәфсилле аңлатмагыз өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев