Яшь гаиләләргә - дәүләт ярдәме
Дәүләт яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен бушлай ярдәм күрсәтә.
Яңа Чишмә районында дүрт гаилә субсидия алу өчен гариза тапшырган инде.
ЯРДӘМ КҮЛӘМЕ
Балалары булмаган яшь гаиләләр өчен торак бәясенең 30%ы;
1 бала яки аннан күбрәк балалары булган гаиләләр өчен, шулай ук 1 баладан яки аннан күбрәк баладан һәм ата яки анадан торган тулы булмаган яшь гаиләләр өчен торак бәясенең 35%ы.
Түләү күләме торак урынының гомуми мәйдан күләмен исәпкә алып билгеләнә. Торак урынының гомуми мәйдан күләме:
- 2 кешедән торган гаилә өчен - 42 кв. м. тәшкил итә;
- 3 һәм аннан күбрәк кешедән торган гаиләдә 1 кешегә 18 кв. м. туры килергә тиеш.
2021 елның II кварталына торакның бер квадрат метрының бәясе 32 660 сум тәшкил итә.
ЯРДӘМНЕ НӘРСӘЛӘРГӘ ФАЙДАЛАНЫП БУЛА
Торак урыны алу (шул исәптән ипотекага);
Торак төзү.
ШАРТЛАР
1. Гаиләдәге ир белән хатынның яки тулы булмаган гаиләдәге ата -ананың яше 35тән артмаска тиеш;
2. Яшь гаиләне мохтаҗ дип тану (авария хәлендәге йортта яшәү, торак мәйданы - хисап нормасыннан артмау - гаилә әгъзасына 18 кв. м. туры килгән очракта, милкендә торак булмау);
3. Торак бәясен түләү өчен гаиләнең керемнәре җитәрлек булу.
ЯРДӘМНЕ НИЧЕК РӘСМИЛӘШТЕРЕРГӘ
Программада катнашу өчен яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә түбәндәге адрес буенча гариза бирергә кирәк: Яңа Чишмә авылы, Совет урамы, 80 нче йорт. Белешмәләр өчен телефон: 2-23-95.
Субсидия алуга дәгъва итүчеләр исемлеге 2021 елның 1 июненә кадәр, ә акча бирүгә исемлек исә 2022 елда төзелә. Аннары сайлап алу үткәрелә (беренче чиратта - күп балалы гаиләләр сайлана).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев