Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яшьләргә җәйге эш турында

Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) каникулларда эшләргә теләүче мәктәп укучыларына һәм студентларга вакытлы хезмәт килешүе төзергә тәкъдим итә.

Ул чакта яшьләрнең эш чоры аларның шәхси счетларында чагылыш табачак - аларга иминият стажы һәм пенсия коэффициентлары исәпләнәчәк. Ашыгыч хезмәт килешүе төзү өчен егет һәм кызларга СНИЛС - шәхси счетның иминият номеры кирәк булачак. 
Шуның белән бергә, туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучылар рәсми рәвештә эшкә урнашу пенсия күләменә йогынты ясавын исәпкә алырга тиеш, чөнки пенсиягә федераль өстәмә бу очракта түләнмәячәк. Пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү Мәшгульлек үзәге тарафыннан җәйге эшкә җибәрелгән яшьләргә генә түләүдән тукталмый. Туендыручысын югалту буенча пенсиягә үзгәрешләр кагылмый - көндезге бүлектә укучы студентларга ул аларга 23 яшь тулганчы түләнәчәк, хәтта алар уку белән беррәттән эшли торган булсалар да.
Эшкә урнашу 80 яшьтән өлкәнрәкләр, беренче төркем инвалидлар һәм инвалид балалар тәрбияләгән өчен бирелә торган компенсациягә, шулай ук иждивениедә булганнарны карау өчен ата-аналарның иминият пенсиясенә арттырылган түләүләргә дә йогынты ясаячак. Әлеге түләүләр туктатылачак, чөнки алар эшкә урнашмаган гражданнарга гына түләнә. Шуңа күрә эшкә урнашу турында Пенсия фондына эшкә урнашканнан соң киләсе көннән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә кирәк. 
Тукталып торган түләүләрне эш тәмамланганнан соң ук яңартырга мөмкин. Моның өчен Пенсия фондына тиешле документлар тапшыру мөһим. Тулырак мәгълүматны 8-800-6-000-000 телефоны буенча белергә мөмкин.

https://www.akbars.ru/individuals/cards/aurum/?utm_source=smi_tatarstan&utm_medium=article%7Cpaid&utm_campaign=110%7Cpr%7Ccold%7Ccard_aurum%7Cdir%7Cflight%7Ccashback10percentfornew&utm_content=n%7Cn%7Ctatmedia

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев