Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Ятим балалар Яңа Чишмәдә өй туе уздырдылар

Яңа Чишмәдә дүрт ятим бала район үзәгенең "Көнбатыш" микрорайонында төзелгән яңа йортлардан ачкычлар алды.

Менә берничә ел инде Татарстанда ятим балалар өчен индивидуаль торак төзү буенча махсус программа эшли. Бу елларда дистәләгән ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар Яңа Чишмәдә яңа фатир яки йорт алган.

2020 елда да республика программасы буенча дүрт йорт төзү турында карар кабул ителгән иде. Кызганычка каршы, аларны файдалануга быел гына тапшыра алганнар (бу коронавирус пандемиясе белән дә бәйле).

Акбүредән Алик Закиров, Яңа Чишмәдән Филүзә Ильясова һәм Красный Октябрьдән апалы - сеңелле Елизавета һәм Клавдия Быковалар  - яңа йортларга ия булучылар.

Аларны өй туе белән котлап, район башлыгы Вячеслав Козлов район үзәгендә үз йортың булу - зур бәхет, гаилә кору өчен  яхшы ярдәм, дип билгеләп үтте.

Ул аларга бәхет, иминлек теләде һәм, кирәк булганда, эшкә урнашуда ярдәм итәргә вәгъдә итте.

Яңа йортларга ия булучыларны төзүчеләр исеменнән Александр Демахин да котлады, ул опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Лариса Пузикованың төзелеш барышын контрольдә тоту буенча зур эш башкаруын билгеләп үтте. Сүз уңаенда, торак төзелеше барышын яңа фатирларга күченүчеләр үзләре дә күзәткән, ә төзүчеләр исә кисәтүләрне һәм җитешсезлекләрне эш барышында бетереп барганнар.

Кунаклар Алик Закировның чиста, җылы һәм уңайлы яңа йортында булдылар. Ул инде яңа йортка суыткыч, диван алып кайткан һәм тиздән тулысынча күчәчәк.

- 15 сутыйлык участокны төзекләндерәчәкбез, җиләк - җимеш агачлары, бәрәңге, яшелчә утыртачакбыз, - ди яңа өйгә күчүче.

Ачкычлар тапшырганда, яңа йортка ия булучыларның сөенече йөзләренә чыккан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев