Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Ятим балаларга торак

2017 елга районда опека һәм попечительлек бүлегендә торак алу өчен 18 яшьтән 23 яшькә чаклы ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калганнар арасыннан 6 кеше исәптә тора.

2007 елдан башлап 2016 елга чаклы районда ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 25 бала тораклы булды һәм торак шартларын яхшыртты. 2007 елда шуларның 4-есенә ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе буенча торак мәйдан сатып алу өчен финанс ярдәме күрсәтелде, 13 бала сертификат буенча торак алды: 2008 елда - бер кеше, 2009 елда - биш, 2010 елда - бер, 2011 елда - ике, 2012 елда - ике, 2013 елда - ике, 2015 елда биш кеше тораклы булды, 2014 елда алучылар булмады.
Алар бар да төзекләндерелгән фатирларга яки өйләргә ия булдылар. 2015 елда берәү уңайлыклары булган фатир, дүрт кеше аерым йорт алды. 2016 елда торак алучы юк. 2017 елга чиратта торучы 6 кешенең икесе торакны Түбән Кама һәм Алексеевск районнарыннан алырга теләк белдереп гариза язды. Бер ятим балага Чистай урамында (№ 6) йорт - торак төзелә (подрядчы "Төзүче" ҖЧҖ). Өй төзү төгәлләнеп килә, сарай төзелә, эчке бизәү эшләре башкарыла. Тукай урамында тагын ике йорт (№13, 21) төзү планлаштырыла. Килешү төзү төгәлләнү алдында.
Ятим балаларны, ата- ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны тораклы итү өлкәсендә закон бозулар ачыкланмады. Ел саен аларның шәхси эшләре ТР Фән һәм мәгариф министрлыгына документларны тикшерү һәм персональ мәгълүматларны чагыштыру өчен җибәрелә. Куелган срокта ачыкланган төгәлсезлекләр бетерелә. Безнең районнан ТР Мәгариф министрлыгында 41 кеше торак алуга чиратта тора, алар аны чират тәртибендә алачаклар.
Бүгенгесе көндә Яңа Чишмә районында 29 опекун һәм 24 тәрбиягә бала алган гаилә исәпләнә, аларда 83 бала тәрбияләнә. Коммуналь хезмәтләргә түләүдә аларның әҗәтләре юк. Элегрәк исәпкә баскан өч ятим баланың бу нисбәттән бурычлары бар, тик алар балигъ булгач опека бүлегеннән исәптән төшерелгән, ә фатирларны 2008-2010 елларда Ленин урамындагы 19А йортыннан алган иделәр. Бурыч күләме - 94105 сум.
"Көнбатыш" микрорайонында "Өмет" урамында яшәүче, ятимлек буенча исәптә торучы берәүнең газ өчен 7400 сум бурычы бар.
13 майда опека бүлеге хезмәткәрләре Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Иванов белән берлектә шушы микрорайонда яшәүчеләрнең өйләрендә булдылар. Ике гаиләдә коммуналь түләүләр буенча әңгәмә үткәрелде. Ленин урамындагы 19А һәм Чернышевский урамындагы 32 йортта өйдә кеше юк иде. "Кристалл" ИК" ҖЧҖ директоры белән кабат әҗәтлеләрнең ишекләрен шакысак та, юлыбыз уңмады.
Миләүшә Хөснуллина,
опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев