Яңа Чишмә районында язгы чакырылыш ахырына якынлаша
Яңа Чишмә районыннан быел яз һәм җәй айларында 18 егет хезмәт итәргә китәчәк, шул рәвешле чакырылыш буенча план - задание үтәләчәк.
21 июньгә 10 егет гаскәрләргә озатылган. Киләсе озату - 24 июньдә. Бу көнне район үзәгеннән Руслан Пузиков, Чертуштан Риназ Абдуллин һәм Әдәмсәдән Руслан Бахтимировлар хезмәт итәргә китәчәк. Соңгы озату 7 июльдә көтелә.
16 егетнең демобилизацияләнүе көтелә, өчесе өйләренә кайткан инде. Контракт буенча 28 хәрби егет хезмәт итә. Шушы көннәрдә тагын бер кеше контракт буенча хезмәт итәргә теләк белдергән һәм хәзер ул медкомиссия уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев