Язгы чакырылышта Яңа Чишмә районыннан хәрби хезмәткә 18 егет китәчәк (Фоторепортаж)
23 апрельдә Яңа Чишмәдә тантаналы чара - хәрби хезмәткә чакырылучылар көне булып узды.
Быелгы язгы чакырылышта 18 егет безнең данлы армия сафларын тулыландырачак, өч егет Севастопольдә шефлыкка алынган «Сәмум» корабында хезмәт итәчәк, икесе - Эдуард Калмыков һәм Кирилл Шумков солдат формасын бер атна элек кигәннәр инде.
Традиция буенча тантана район хакимияте бинасы каршындагы мәйданда - солдат һәйкәле янында башланып китте. Район башлыгы Вячеслав Козлов, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча хәрби комиссар Андрей Пичушкин һәм чакырылган кунаклар котлавыннан соң, призывник Иван Попков, солдат антын укыды. Аннан соң барлык катнашучылар һәйкәлгә канәфер чәчәкләре куйдылар.
Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне егетләрне өстәмә медицина күзәтүе белән дәвам итте, ә аннары спорт мәктәбендә аларның хезмәткә һәм оборонага әзерлеген тикшерделәр.
Җитезрәк, көчлерәк, кыюрак
ГТО нормаларын тапшыруны барлык призывниклар да башкарып чыкты. Әмма ахыр чиктә Айдар Мостафин, Дмитрий Буйняков, Дмитрий Зубатов, Иван Попков һәм Никита Подопреловлар иң-иңнәре дип табылды.
Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда кыр кухнясы һәм хәрби җиһазлар күргәзмәсе ачылды.
РМЙ сәхнәсендә призывникларга язгы чакырылыш турында приказ укылды, бүләкләр тапшырылды һәм, әлбәттә, истәлеккә фотолар төшерелде.
Аннан соң зур булмаган концерт күрсәтелде, анда Ватан, хәрби намус, әниләр турында җырлар башкарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев