Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

"Йолдызлык-2021»: яңачишмәлеләрнең суперфиналда җиңүләрен телибез

Конкурсның зона этабында дүрт беренче урынны Яңа Чишмә конкурсантлары алды.

«Созвездие - Йолдызлык - 2021» эстрада сәнгатенең ачык республика яшьләр фестиваленең зона этабы Чирмешәндә 13нче һәм 14нче мартта булып узды, анда Татарстанның 8 районы катнашты.

Яңа Чишмәдән яшь конкурсантлар 4 номинациядә алдынгы урыннарны яуладылар:

Вокал-соло номинациясе -  1 нче кече төркем - 1 нче урын Даниил Бочкаревка, 2 нче урын - Дарья Яновага бирелде.

Вокал-соло номинациясендә (2 нче кече төркем) Алинә Адиева жюридан махсус призга лаек булды.

Вокал-соло номинациясендә (урта төркем) икенче урынны Әлфинә Талипова яулады.

«Хореография» номинациясендә беренче ике урын «Шешминка» коллективына - «Звонкие капельки» һәм «Солнечное сияние» төркемнәренә бирелде.

Тимур Саттаров «Конферанс» номинациясендә җиңүче булды.

Тагын бер конкурс этабы артта калды һәм ул Яңа Чишмә районының яшь конкурсантларына, аларның педагогларына һәм остазларына шактый шатлыклы мизгелләр китерде.

17 апрельдә Казанда «Созвездие-Йолдызлык - 2021» эстрада сәнгате республика яшьләр фестиваленең суперфиналы булып узачак. Талантлы якташларыбызга бары тик җиңү яулауларын гына телибез!

Даниил Бочкарев һәм Дарья Янова педагог Лобовь Мазманян белән. Фото БСМ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев