Югары активлык күрсәтик
6 чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга өч атнадан кимрәк вакыт калып бара. Сайлауларга хәзерлек эшләре ничек бара? Авыл җирлекләре башлыклары, участок сайлау комиссияләре рәисләре, аларның урынбасарлары һәм секретарьлары белән үткәрелгән киңәшмәдә сүз шул хакта барды. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Наилә...
6 чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга өч атнадан кимрәк вакыт калып бара. Сайлауларга хәзерлек эшләре ничек бара? Авыл җирлекләре башлыклары, участок сайлау комиссияләре рәисләре, аларның урынбасарлары һәм секретарьлары белән үткәрелгән киңәшмәдә сүз шул хакта барды. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Наилә Закирова чыгыш ясады. Ул үз чыгышында хәзерлек эшләренең календарь план буенча алып барылуы, сайлау участоклары төзелү, участок сайлау комиссияләре рәисләре раслану, аларның урынбасарлары һәм секретарьлары сайлану турында билгеләп үтте. Барлыгы 27 участок оештырылган, комиссия әгъзалары - 135 кеше.
Тавыш бирү 4 декабрьдә иртәнге сәгать 8 дән кичке 8 гә чаклы барачак, исемлеккә 11596 сайлаучы теркәлгән. Кайбер сайлаучылар 4 декабрьдә читтә булырга мөмкиннәр, шунлыктан башка җирдә сайлау участогында тавыш бирү өчен учеттан төшерү таныклыгы алырга кирәк. Хәзер аларны җирле участок сайлау комиссияләре бирә. Мәгълүм булганча, сайлау бюллетеньнәренә җиде партия кертелгән, алар түбәндәге тәртиптә урнаштырылган: 1 - "Гадел Россия", 2 - ЛДПР, 3 - "Россия патриотлары", 4 - КПРФ, 5 - "Яблоко", 6 - "Бердәм Россия", 7 - "Правое дело".
Сайлаучыларыбызның тагын бер кат исләренә төшерәбез, биш сайлау участогында электрон тавыш бирү комплексыннан файдаланырга мөмкин. Яңалыктан Яңа Иванаево, Екатериновка, Горшково, Андреевка һәм Чертуш авыллары сайлаучылары файдаланачак. Махсус укытылган кешеләр бу көнне сайлаучыларга кирәкле киңәш, мәгълүмат бирергә, ярдәм итәргә әзер торалар.
Игорь Коробочкин белән Дмитрий Шешолин җәмәгать тәртибен саклауны һәм янгын иминлеген оештыру хакында мәгълүмат җиткерделәр. Сайлау участокларын урнаштыру һәм тавыш бирү өчен биналар билгеле, аларга телефон элемтәсе кертелгән, кизү тору оештырылган, участок сайлау комиссияләрендә эшләү өчен тиешле шартлар тудырылган.
Алда торган сайлауларда районыбыз сайлаучылары активлык күрсәтер, үзләре өстенлек биргән партияләргә тавыш бирерләр, дип ышанып калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев