ЮХИДИ бүлегендә «Тоннель» операциясенә йомгак ясадылар
30 октябрьдә юл хәрәкәте инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 4 очрагын ачыклаган.
«Тоннель» операциясе 30 октябрьдә Яңа Чишмәдәге халык күп була торган юл участогында узган.
Операция барышында 20 автомобиль туктатылган һәм тикшерелгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 4 очрагы ачыкланган: аларның өчесе – укып булмый торган номерлы транспорт һәм берсе – техник төзек булмаган транспорт. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре»нә ЮХИДИ бүлеге инспекторы Наталья Сергеева хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев