Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

ЮХИДИ хезмәткәрләре штрафларны вакытында түләмәгән өчен җаваплылык каралганы турында искәртә

Административ штраф аны түләү турындагы карар законлы көченә кергән көннән алып алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.

Билгеләнгән штрафны административ законнар җыелмасында каралган срокта түләмәү РФ КоАПның 20.25 ст. 1 өлеше нигезендә түләнмәгән штраф суммасыннан икеләтә күләмдә штраф салуга яки 15 тәүлеккә кадәр административ арестка, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итүгә китерә.  
2022 елда Татарстан Республикасы суд органнарына РФ КоАПның 20.25 ст. 1 өлеше буенча 5866 материал җибәрелгән. Аларны карау нәтиҗәләре буенча 196 хокук бозучы административ кулга алынган, 1032се түләнмәгән административ штраф суммасыннан икеләтә күләмдә штрафка тартылган, 55е мәҗбүри эшләргә җәлеп ителгән.
2015 елның 28 ноябрендә чыккан 340-ФЗ номерлы «Башкарма производство турында Федераль законга үзгәрешләр кертү турында»гы Федераль закон нигезендә, башкарма документ (башкарма документлар) буенча бурыч суммасы 10 000 мең сумнан артып китсә, бурычлы кешенең транспорт  чаралары белән идарә итү хокукы чикләнергә мөмкин. ЮХИДИ хезмәткәрләре Федераль суд приставлары хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә Татарстанда 2 ай эчендә 77 транспорт чарасына арест салганнар.
Бурычлы кеше тарафыннан транспорт чарасы белән идарә итү хокукын вакытлыча чикләүне бозу РФ КоАПның 17.17 ст. буенча каралган административ җаваплылыкка җәлеп итүгә китерә - бу 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр яки бер елга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү.
2022 елда Татарстан Республикасында 59 административ материал кузгатылган, аларның 2се буенча транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турындагы карарлар кабул ителгән (2021 елда әлеге махсус хокуктан 50 кеше мәхрүм ителгән). 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев