Фәнил Исмәгыйлов хәбәр итүенчә, 2017 елга кабул ителгән юл картасының төп пунктлары үтәлгән. Яңа эш урыннары булдыру (өч урынына бер генә булдырылган), ТКХ җыемнары (90 %) буенча пунктлар үтәлмәгән. МЭТ һәм кәҗәләрнең баш саны үсеше буенча - үтәлгән, АҖ нең салымнар һәм үзкеремнәре буенча (1-4 %ка) арттырып үтәлгән. Тубылгы Тау авыл җирлеге ШЯХ дәге терлек башына субсидия алу буенча да ярыйсы гына эшләгән - барлыгы 1 млн. 460 мең сум, бу 1 йорт хуҗалыгына 8-10 шар мең сум.
2017 елда АҖ башкарма комитеты тарафыннан гражданнардан кергән 49 мөрәҗәгать каралган. 9 ШЯХ кредиты бирелгән, юлларны төзекләндерү, шлагбаумнар урнаштыру, башка мөһим мәсьәләләр буенча эш алып барылган.
2017 елда үткәрелгән җыеннарда авыл халкы авылдагы юлларга асфальт түшәү, Яшьләр урамына вак таш салу, искергән суүткәргеч трассаны алмаштыру өчен АҖ не "Чиста су" республика программасына кертү турында сораган булган. Әлеге барлык сораулар да 2018 елның 17 гыйнварында үткән җыенда күтәрелде. Йомгак ясап, район башлыгы Вячеслав Козлов үз чыгышында, соңгы 3 елда программалар буенча Тубылгы Тауда күп нәрсә эшләнгән: 1200 метр юлга вак таш салынган, 300 м юлга асфальт түшәлгән, яңа ФАП, спорт мәйданчыгы, яңа КФҮ (МФЦ), "Тургай" балалар бакчасы яңартып корылган бинага күчкән, урамнарны яктырту буенча программа эшләгән, су белән тәэмин итүгә грант отылган, дип билгеләп үтте. Быел су скважинасы бораулау һәм аны авылдагы су трассасы белән тоташтыру буенча эшләр планлаштырылган. Авылны "Чиста су" программасына 2019 елда кертерләрдер, мөгаен. Вячеслав Козлов, 2018 елда юлга асфальт түшәү эше башкарылмаячак, әгәр нефть оешмалары финанс ярдәме күрсәтсә, урамнарны төзекләндерү мөмкинлеге булырдыр, мөгаен, диде. Җыенда ул шулай ук терлекчелектәге күрсәткечләр турыдан-туры бәйле булган авыл хуҗалыгы оешмаларында хезмәт дисциплинасын саклауның мөһимлеге турында сөйләде. Халык исә өстәмә рәвештә ТКХ хезмәтләренә квитанцияләрдәге исәпләүләр буенча сораулар бирде. Сорауларның кайберләренә алар җаваплар алдылар, башка мәсьәләләр АҖ һәм район башлыгы тарафыннан контрольгә алынды.
Вячеслав Козлов билгеләп үткәнчә, Тубылгытау авыл җирлеге юл картасының байтак пунктлары буенча районда яхшылар исәбендә тора, тик проблемалар да юк түгел. Булган көчне бизнес, эш урыннары булдыруга, ШЯХ-га субсидия бирү программаларында катнашуга, төзекләндерү, яшелләндерү мәсьәләләренә юнәлдерергә, сыерларны ясалма орлыкландыру буенча яхшырак эшли башларга кирәк.
2018 елга АҖ башкарма комитеты түбәндәге беренче чираттагы бурычларны билгеләде:
- авыл җирлеге территориясендә агачлар утырту буенча эшне дәвам итәргә;
- үзара салым буенча чаралар үткәрергә;
- АҖ территориясендә бурычларны хәл итү өчен өстәмә акча җәлеп итү максаты белән ТР да үткәрелә торган социаль - әһәмияткә ия проектларда катнашырга;
- салым салу базасы һәм салымнар җыю буенча контрольлек итү эшен көчәйтергә, чөнки планнарны тормышка ашыру җыелган акчаларга бәйле;
- урамнарны яктырту буенча эшне дәвам итәргә;
- депутатлар, хатын-кызлар һәм җәмәгатьчелек советлары эшен көчәйтергә.
Җыен азагында Вячеслав Козлов һәм Фәнил Исмәгыйлов күңелле өлешне - авыл халкын бүләкләү миссиясен башкардылар. Авыл активисты, пенсионер Тәлгат Гәрәевка район башлыгының Рәхмәт хаты, терлекчеләр: Анна Макаровага, Николай Степановка һәм Әлфис Нургатинга АҖ башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Ольга Иванова
Нет комментариев