Юл-патруль хезмәте инспекторлары машина тәрәзәләрен караңгылатуны контрольдә тота
5 июльдән 8енә кадәр район юлларында «Тонировка» операциясе үткәрелә.
ЮХИДИ хезмәткәрләренең күз уңына көн саен диярлек машиналарның тәрәзәләрен артык караңгылатырга яратучы шоферлар эләгә. Тәрәзәләрне кагыйдә бозып караңгылаткан өчен 500 сумлык штраф каралган (кагыйдә бозуны урында ук бетерү белән).
Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Раил Шәфигуллин аңлатып узганча, тонировкалауны урында бетерүдән баш тартучылар, теркәү билгеләреннән мәхрүм калырга да мөмкиннәр, ә бу инде җитдирәк нәтиҗәләргә китерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев