Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Юл-патруль хезмәте тарафыннан «Куркынычсызлык каешы» чарасы үткәрелә

Акция юл-транспорт һәлакәтләренең авыр нәтиҗәләрен киметү максатыннан үтә.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе түбәндәгеләр хакында хәбәр итә:

2022 елның 11 июленнән 10 августына кадәр республикада «Куркынычсызлык каешы» дигән оператив-профилактик чара үткәрелә. Чараның максаты - юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешларын куллану өлешендә административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау.

РФ ЮХКнең 2.1.2 пункты нигезендә, куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган транспорт чарасын йөртүче сакчыл булырга һәм каешны эләктермәгән пассажирларны йөртмәскә тиеш.

Куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозуны теркәү шулай ук фотовидеофиксацияләү комплекслары тарафыннан автомат режимда гамәлгә ашырыла һәм кагыйдә бозучы шоферлар адм. җаваплылыкка тартыла.

Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләре тикшеренүләре буенча, куркынычсызлык каешларын куллану ЮТҺләрдә машина йөртүченең һәм алгы як утыргычларга утырган пассажирларның һәлак булу яки имгәнү ихтималын - 50%ка, арткы утыргычлардагы пассажирларныкын -25%ка киметә.

Машина әйләнеп капланган очракта куркынычсызлык каешын эләктергән пассажирларның исән калу мөмкинлеге биш тапкырга арта.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгы турында искәртә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны аеруча да игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев