Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Үзара салым акчаларына байтак эшләр эшләнгән

2016 елда Яңа Чишмә авыл җирлегендә җыелган үзара салым акчаларына район үзәген төзекләндерүне яхшырту, урамнарны яктырту, Студенец елгасын чистарту һ.б. буенча байтак эшләр эшләнгән. 2016 елда үзара салым кертү мәсьәләсе буенча референдум 20 мартта булып үтте, анда халыкның 82,6% катнашты.

Сайлаучыларның 83%-ы "әйе" дип тавыш бирде. Җыемнар күләме Яңа Чишмә АҖ-дә теркәлгән һәр балигъ яшьтәге кешедән 200 сум иде.
1 төркем инвалидлар, сугыш ветераннары, көндезге бүлектә укучы студентлар, Картлар йортында яшәүчеләр үзара салым түләүдән азат ителгән.
Барлыгы 310 мең сум акча җыелды, республика бюджетыннан 980,8 мең сум керде. Бу акчалар түбәндәге эшләргә юнәлдерелде:
- энергия саклаучы лампаларга ДРЛ җайланмаларын алыштыру - 405 мең сумлык (барлыгы 48 яктырткыч алыштырылды);
- ККК җыю өчен биш контейнер мәйданчыгы төзүгә (Октябрь, Татарстан урамы - 2 данә, Попов һәм Д. Бедный ур.) - 174 мең сум;
- Совет урамында 300 метр озынлыгында тротуар төзүгә - 360 мең сум;
- Студенец елгасының яр буйларын чистартуга - 87 мең сум;
- Студенец елгасы аша яңа күпер кичүе төзүгә - 105 мең сум (искесе башка урынга күчерелде);
- Кирпеч урамында балалар мәйданчыгы төзүгә - 85 мең сумлык.
Калган акчалар контейнерлар сатып алуга һәм энергияне саклый торган лампалар урнаштыруга тотылачак.
Бу якшәмбедә, 11 декабрьдә, 2017 елга үзара салым буенча референдум булачак. Төп бурычларның берсе булып "Елховка" һәм "Гряда" су җыю җайланмаларындагы суны чистарту өчен фильтрлар урнаштыру тора, бу исә эчә торган суның сыйфатын сизелерлек яхшыртачак, шулай ук энергияне саклый торган лампалар урнаштыру, ККК контейнерлары сатып алу, мәйданчыклар төзүне дәвам итү һәм район үзәгендә яшәүчеләр өчен башка мөһим мәсьәләләр.
Барлык яңачишмәлеләрне референдумда актив катнашырга һәм алда билгеләнгән мәсьәләләр өчен тавыш бирергә чакырабыз. 2017 елда җыемнар күләме балигъ яшьтә булган һәр кешедән (көндезге бүлектә укучы студентлардан, 1 төркем инвалидлардан һәм Картлар йортында яшәүчеләрдән кала) 250 сум тәшкил итәчәк.
Алексей Иванов,
Яңа Чишмә АҖ башкама
комитеты җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев