Реклама
Район яңалыклары
Үзара салым акчалары тулы күләмдә файдаланылырга тиеш
Акбүре авылында авыл җирлекләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча чираттагы күчмә киңәшмә узды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Киңәшмә башланыр алдыннан район башлыгы авыл җирлеге башкарма комитетларына һәм сайлау комиссияләренә референдумнарны тиешле дәрәҗәдә үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерде, Петропавел АҖ башлыгы Дмитрий Никитинны туган көне белән котлады (рәсемдә) һәм аңа сәламәтлек, уңышлар теләде.
Вячеслав Козлов шулай ук җирле кибеттәге продуктларның ассортиментына (аерым алганда икмәк-күмәч әйберләре) кагылды. “Әйберләрнең дистәләгән төре бар, һәм аларның барысы да Яр Чаллыдан, өстәвенә яңа гына пешкән, һәр көнне китерәләр. Ә безнең продукция кайда? Үзебезнең райондагы бизнесны үстерергә кирәк дип сөйлибез, ә боларның барысы да кәгазьдә генә кала”, - дип билгеләп үтте ул һәм район башкарма комитетының икътисад бүлегенә райондагы барлык кибетләр буенча анализ ясау эшен йөкләде. Шулай ук эре кибетләрдә үлчәүләрнең туры килмәү һәм кайбер төр товарларның яраклылык вакыты чыккан очраклар да бар. Болар бар да тиешле хезмәтләр контролендә булырга тиеш.
Район Советының оештыру бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьева үткән киңәшмәдәге беркетмәнең үтәлеше турында хәбәр итте. Аның барлык пунктлары, нигездә, үтәлгән.
2018 елда үзара салым акчаларын файдалану һәм башкарылган эшләр турында район башлыгы урынбасары Надежда Попкова сөйләде. Ел азагына, нигездә, барлык акчалар билгеләнгән эшләрне башкаруга тотылган иде. 14,9 млн. сум үзара салым акчаларының 9,7 млн, сумы эшләр һәм хезмәтләр өчен күчерелгән, 3,1 млн. сумы үткәрелгән һәм үткәреләсе торгларда тора, калган акчалар 2,1 млн. сум тәшкил итә. Шул исәптә 1 млн. сумнан артык акча кышын юлларны тиешенчә тотуга һәм кардан чистартуга тотылачак, ә 800 мең сумга якыны – үткән торгларда экономияләнгән акчалар һәм алар максатчан файдаланылачак.
Үзара салым акчаларының иң зур өлеше (4,9 млн. сум) юлларны норматив хәлгә китерүгә, су белән тәэмин итү объектларына һәм системаларына хезмәт күрсәтү буенча хезмәтләргә түләүгә – 1,5 млн. сум, халык күпләп ял итү урыннарын, чишмәләрне тиешенчә тотуга һәм төзекләндерүгә – 1,2 млн. сум тирәсе, су белән тәэмин итү объектларын һәм санитар тотып алынган зоналарны рәсмиләштерү буенча эшләргә түләүгә – 1,4 млн. сум һ.б. юнәлдерелгән.
Чыгыш ясаучы һәр авыл җирлегендә башкарылган эшләр турында таныштырды һәм кайбер авыл җирлекләрендә башланган эшләрне агымдагы елда төгәлләргә кирәклеген әйтте (бу хакта без агымдагы елның октябрь-ноябрендә газета укучыларыбызга хәбәр иткән идек инде).
Киңәшмәдә физик затлардан салымнар җыю буенча (җир, милек, транспорт) мәсьәлә дә каралды, бу хакта район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова җиткерде. 23 ноябрьгә милек салымы исәпләнгән 2,9 млн. сумның 2,2 млн. сумы (74 %), җир салымы исәпләнгән 7,5 млн. сумның 6,5 млн. сумга якыны (86 %) һәм транспорт салымы исәпләнгән 11,5 млн. сумның 8,5 млн. сумы (73 %) җыелган. Буревестник, Яңа Чишмә, Тубылгытау авыл җирлекләрендә салым җыю буенча эшне активлаштырырга кирәк. Исегезгә төшерәбез, салымнарны түләү срогы 3 декабрьдә төгәлләнә.
Аннан соң киңәшмәдә финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишинаның 2018 елның 10 аенда бюджет үтәлеше турында, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы белгече Оксана Козлованың милекне исәптән төшерү, пайчылар җыелышы, аукционнарда җир кишәрлекләрен һәм милек сату, авыл җирлекләрендәге зиратларны рәсмиләштерү турындагы информацияләре тыңлады.
Киңәшмә азагында Вячеслав Козлов халыктан сөт хәзерләү, халыктагы транспортларны (тракторлар, тагылмалар) исәпкә кую һәм техник карау үткәрү мәсьәләләренә тукталды.
Азат МУСИН
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев