Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

"Жемчужина" бассейнында сенсор бүлмәсе эшли

2016 елның июлендә "ТР инвалидлар җәмгыяте" иҗтимагый оешмасының Яңа Чишмә район бүлеге коммерциячел булмаган оешмалар өчен ТР Министрлар Кабинетының "Озын гомерлелек: активлык һәм иҗат" номинациясендә "Җан һәм тән килешлелеге" проекты белән грант откан. Проект авторы - ҮКС директоры Надежда Зыкова.

25 майда "Жемчужина" бассейнында тантаналы шартларда грант акчасына төзекләндерелгән психологик бушану бүлмәсе ачылды. Сенсор бүлмәсе - релаксация һәм киеренкелекне йомшарту өчен могҗизалы бина. Арыганлык һәм стресслар, көндәлек психологик авырлыклар һәм гармония дөньясына чуму теләге - болар бар да шушы гаҗәеп бүлмәгә килү өчен сәбәп була ала. Бу бүлмә физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, пенсионерларга, "Кайгырту" ХСХКҮ карамагында булган балаларга һәм өлкәннәргә, ягъни социаль - психологик адаптациягә мохтаҗ кешеләргә файдалы. Проект авторы Надежда Зыкова, районның инвалидлар җәмгыяте рәисе Валентина Янова һәм район башлыгы урынбасары Надежда Попкова сенсор бүлмәсен ачу тантанасында шул хакта сөйләделәр. Алар битараф калмыйча, шушы бүлмәне оештыру -җиһазлауда ярдәм күрсәткәннәргә рәхмәт белдерделәр.
Бинада психологик бушану, тактиль сиземләүне үстерү, моторика, күз күрүен, ишетү, ис сизү сәләтләрен кайтару, киеренкелекне бетерү өчен махсус җиһазлар һәм тренажерлар урын алган. Болар: Һава - куык колоннасы, яктылык динамикасы белән яктырткыч, яктылыкка юнәлеш бирүче проектор, төрле яктылык таратучы фиберооптик сүсләр, ароматерапия өчен ультратавышлы бөркегеч, дисклар җыелмасы белән музыка үзәге, стена паннолары һ.б.
Бүлмәдә уңайлы йомшак диваннар, тәрәзә пәрдәләре, идәндә паласлар - болар бар да уңайлык һәм матурлык тудыра.
Килүчеләр аутотренинг белән генә шөгыльләнмичә, бергәләп чәй эчә, аралаша алалар. Кыскасы, биредә кешене уңай эмоцияләргә баету, аның тормыш активлыгын арттыру, эшчәнлек алып баруга дәрт бирү өчен бар да бар.
- Бу бүлмә бик кирәкле булачак дип уйлыйм. Бирегә бер мәртәбә килгән кешенең кабат киләсе киләчәк, - диде әңгәмәдә Валентина Янова.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев