АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдинов авылдашлары алдында отчет тотты, анда 2017 елда башкарма комитет эшендәге уңай моментлар яңгырады. Бу ТКХ түләүләре һәм салымнарны 100 % җыю; халыкны чишмә суы белән тәэмин итү; поселок эчендәге юлларга вак таш салу эшләре; республика программаларында катнашу (шуның аркасында мәктәптә һәм балалар бакчасында ремонт ясый алганнар); чишмәгә электр энергиясе сузу (химаячеләр акчасына). Экстремизм һәм террорчылыкка каршы көрәш программасы буенча авылдагы иң җаваплы объектларда үз акчаларына видеокүзәтү урнаштырылган. "РИТЭК" конкурсларында катнашып, җиңү яулаганнар - откан грант акчасына музей тирәсен киртәләгәннәр (тотканнар) контейнер мәйданчыклары төзеп, көнкүреш калдыкларын җыю өчен контейнерлар урнаштырганнар. 2016 нчы яңа ел чыршысын иң яхшы бизәгән өчен алынган грант акчасына 2017 елда югары дәрәҗәдә спорт чаралары уздырылган, мәдәни-агарту эшләре алып барылган.
Район башлыгы ярдәме белән Зирекле авылы "АҖ биналарына ремонт" республика программасына кергән, шуның аркасында халык белән эшләү өчен башкарма комитет кабинетлары бик уңайлы. Үзара салым буенча суүткәргеч линияне юдыру буенча эш азагына чаклы эшләнми калган.
- Кызганычка каршы, авыл җирлеген үстерү буенча юл картасында каралган барлык пунктларны да үти алмадык. Мәсәлән, шәхси хуҗалыкларда МЭТ нең баш саны арту урынына, киресенчә, күпкә кимеде, шулай да сыерларның баш санын саклап кала алдык. Торак төзелеше буенча пункт та үтәлмәде, шулай да планлаштырылган ике йортның берсе төзелде, - ди АҖ башлыгы.
Планлаштырылган 9 ШЯХ кредитыннан нибары 3 кенә алынган, бер генә гаилә фермасы да булдырылмаган. Бу узган елларда кредитны күпләр алуы һәм хәзер шуны түләүләре белән аңлатыла. Авылда өч бала туган, ә 14 кеше үлгән, алар арасында эшкә яраклылар да бар. Бары бер туй үткәрелгән. Авыл яшьләре һөнәр алганнан соң үз авылларына бик үк теләп кайтмый. Авылда 48 эшсез кеше яши, алар арасында күпчелеге эшли алырлык хәлдә.
АҖ башлыгы үзен тәнкыйтьләп чыгыш ясады, әмма авыл халкы моны артык дип санады һәм залдан кычкырып аны яклап чыктылар.
Район башлыгы Вячеслав Козлов алар белән килеште:" Кайбер җитешсезлекләр булуга да карамастан , авылда позитив үзгәрешләр байтак. Шуңа күрә авыл җирлеге башкарма комитетының эшен канәгатьләнерлек дип танырга тәкъдим итәм", - диде.
Зиреклеләрнең күпчелеге "Әйе" дип тавыш бирде, өчесе - бирми калды.
Лицей директоры Айрат Хамәтвәлиев , КФХ җитәкчесе Марат Садыйков, Зирекледәге янгын сагы начальнигы, полициянең участок уполномоченные да отчет доклады белән чыгыш ясадылар.
Зиреклеләр районда яшәүче халыкның барысын да борчый торган юл мәсьәләсен дә күтәрделәр, дөресрәге, Әдәмсә борылышыннан алып район үзәгенә чаклы аның булмавы турында әйтелде.
- Бу проблеманы быел ук район бюджеты акчаларына хәл итәчәкбез инде, аңлашыла да, бөтен юлны берьюлы ремонтлап булмаячак, тик барыбер ни булса да эшләячәкбез, - диде район башлыгы.
Вячеслав Козлов зиреклеләргә аларның башка әһәмиятле мәсьәләләрен хәл итүдә дә булышлык күрсәтергә вәгъдә итте. Тик моның өчен халыкның үзенә дә үз авылын матур, тиешенчә каралган хәлдә тотарга тырышырга кирәк. Райондагы башка авыллар белән чагыштырганда, кызганычка каршы, тышкы яктан Зирекле авылының күренеше мактанырлык түгел.
Отчет җыелышы азагында шәхси эшмәкәр Эльмира Идиатуллина, хәйрия акцияләрендә актив катнашуы өчен үзенең ярдәмче хуҗалыгында 12 баш МЭТ (шуларның 8 се -савым сыеры) асраучы Әнисә Шакироваларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Лариса ФЕДОРОВА.
Автор фотосы
Нет комментариев