Зирекле авыл җирлегендә милләтара характердагы проблемалар юк
383
0
Терроризмга каршы комиссиянең (ТКК) чираттагы утырышында Зирекле АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдинов терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау эшчәнлеге турында сөйләде.
Зирекле АҖ башкарма комитеты тарафыннан чаралар планы нигезендә даими максатчан эш алып барыла. Эшнең нәтиҗәсе халык һәм учреждениеләрнең үзара хезмәттәшлегенә бәйле.
Җирлек территориясендә ике торак пункт - Зирекле һәм Өргәнчә авыллары, анда 600гә якын кеше яши, 300гә якын хуҗалык исәпләнә, 20 төрле оешма һәм учреждение бар.
Мәгълүмати материал бу эштә зур әһәмияткә ия. Клубларда, китапханәләрдә, лицейда даими яңартылып торучы материаллар бар. Әлеге учреждениеләрдә стендлар ясалган, даими рәвештә күргәзмәләр оештырыла, төрле чаралар, конкурслар, викториналар үткәрелә.
Лицейда тренировка эвакуацияләре, сыйныф сәгатьләре уздырыла. Музейда якын чит илләрдән килгән кешеләрне чакырып, бик күп чаралар үткәрелә, алар белән аралашканда без аларның проблемаларын белеп, хәл итәргә тырышабыз.
«Аҗаган» яшьләр-яшүсмерләр клубы да үсеп килүче буынны тәрбияләүдә үз өлешен кертә. Урта Азиядән килгән гаилә балалары төрле түгәрәкләргә йөри, җирле балалар белән дус.
Җирле мәчетнең кешеләрне тәрбияләүдә аерым ролен билгеләп үтми булмый. Октябрь аеннан гарәп алфавитын өйрәнү буенча дәресләр башлана, барлык дәресләр дә ачык. Ел дәвамында төрле чаралар үткәрелә, балалар өчен конкурслар, уеннар оештырыла. Рамазан аенда көн саен диярлек вәгазьләр белән ифтар - мәҗлесләре үткәрелә, анда барысы да дустанә аралашалар.
Зирекле авылы мөселманнары командасы даими рәвештә күп кенә ярышларда катнаша, шулай ук башка районнарга чыгып, призлы урыннар яулый.
Барлык учреждениеләрдә дә үткәрү режимы саклана, мәгариф учреждениеләрендә ОПС һәм видеокамералар бар.
Үзебезнең җыеннарда һәм җыелышларда чит кешеләрне очратканда уяулыкны арттыру турында халыкка гел искә төшереп торабыз.
Бәйрәм көннәре вакытында җирлектә ДНД әгъзалары кизү тора.
Бүгенге көнгә кадәр милләтара характердагы бернинди проблемалар да килеп чыкмады һәм киләчәктә дә алар булмас, дип өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев