Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Зирекле авылында гаилә парларын хөрмәтләделәр

8 июльдә Зирекле авылы клубында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара булып узган.

Чараны халык иҗаты һәм көнкүреше музее хезмәткәрләре һәм АМЙ мөдире З.В. Сәлимова оештырган.

Бәйрәмгә 20 елдан алып 55 ел гаилә корып яшәүче 25 пар чакырылган. VIP - кунаклар арасында гаилә тормышында иң зур стажлы (56 ел) Мидхәт Гариф улы һәм Зәйтүнә Гафур кызы Газыймовлар һәм 2015 елда «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнгән бердәнбер гаилә булган.

30 еллык гаилә стажы булган юбиляр, җирлек башлыгы Д.Г. Гайфетдинов кунакларга сәламләү һәм котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иткән.

Кыр ромашкалары һәм шарлар белән бизәлгән сәхнәгә чиратлашып Мендельсон маршы астында бәхетле парлар күтәрелгән.

Кунакларга гаилә кыйммәтләре һәм озын гомерле никах серләре турында сораулар биргәннәр, ә алар бәхетле гаилә тормышы - тәҗрибәләре белән уртаклашканнар.

Парлар бик теләп һәм ихлас күңелдән үзләренең беренче очрашулары турында бик тә кызык итеп сөйләгәннәр.

Үзешчәннәрнең - артистларның җырлары, шулай ук балалар һәм оныклардан видеокотлаулар бәйрәмнең иң матур бизәге булган, моны исә хезмәткәрләр алар белән ватсапка элемтәгә кереп алдан әзерләп куйганнар. Бу - әти-әниләр өчен, әлбәттә, һич көтелмәгән һәм күңелле бүләк булган.

Аралашу шатлыгы һәм яхшы кәеф бүләк иткән бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев