Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Зирекле авылында мәктәп тәмамлаучыларның очрашуы

45 елдан соң Зирекле урта мәктәбен 1978/79 уку елында 28 нче чыгарылыш буларак тәмамлаган 10 а сыйныфы укучылары халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда традицион очрашуда булдылар.

 

Җилдәй җитез узып киткән гомер,
Күпме юллар сизми узылган.
Якты хатирәләр юл буена
Гүя маяклар күк сузылган.

 

Әйтергә кирәк, музейда очрашу бөтен мәктәп елларындагы вакыйгаларны искә төшерү өчен менә дигән очрашу урыны икән. Алар мәктәп чорында төшкән фотоальбомнар, күргәзмә материаллары белән таныштылар, стендлардан гаиләләрдә дә сирәк очрый торган фотолардан үзләренең әби-бабаларын, әти-әниләрен эзләделәр, фотога төшерделәр.

Укучылар очрашуга үзләренең сыйныф җитәкчесен, 4-8 сыйныфларда җитәкләгән Мөбарәкшин Мансур Әбдерәхим улын да чакырганнар, алар укытучыларга ныклы белем һәм тәрбия биргәннәре өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. Ул вакытта Зирекле мәктәбендә 30дан артык укытучы эшләгән, 546 укучы укыган. 28 нче чыгарылышта А, Б, В сыйныфларында 75 укучы мәктәпне бетергән.

 

Беренче сыйныфка 35 баланы кабул итеп, укырга-язарга өйрәткән укытучылары Нурсинә Габдрахим кызы Хафизованы (1928-2018) искә алдылар. Мидхәт абыйны юксындылар. Шул уңайдан Вәлиев Малик Халик улы Коръән сүрәләре укыды, бакыйлыкка күчкән укытучыларга, укучыларга атап дога кылдылар.

 

Очрашуга укучылар буш кул белән кайтмаганнар. Хәлиуллин Хасән Хөсәен улы музейга үзе ясаган “Габдрахман бабай” кизләве картинасын бүләк итте. Ихластан рәхмәт сезгә, авылдашлар!

 

Мәктәпне тәмамлаганнан соң дистә еллар үтсә дә, тормыш күбесен авыр сынаулар белән сынаса да, барысы да шул ук - саф, самими, чиста күңелле калганнар. Сыйныфташлар белән очрашуларның соңгысы булмасын. Киләчәктә дә менә шулай тату, бердәм булып яшәгез, дип изге теләкләребезне юллап, без дә аларга ак юллар, киләчәкләре тагын да күркәмрәк булсын иде, дигән теләктә калабыз.

 

Лидия Лотфуллина, Мидхәт Газыймов исемендәге халык иҗаты һәм көнкүреше музее мөдире.

         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев