Зирекле яшьләре Россия армиясе сафларыннан кайткан егет белән очрашкан
27 ноябрьдә Россиядә диңгез пехотасы көне билгеләп үтелә.
Диңгез пехотасы көнендә музей хезмәткәрләре Зирекле лицее белән берлектә әлеге элиталы хәрби часть тарихының героик битләренә багышланган очрашу оештырган. Чараның максаты - вакыйганың әһәмиятен билгеләү генә түгел, яшьләрдә патриотик хисләр һәм ата-бабалары өчен горурлык тәрбияләү.
ОБЗР укытучысы Наил Лотфуллинның чыгышы чараның мөһим моменты булган. Ул укучыларга диңгез пехотасының барлыкка килү тарихы турында ачык итеп сөйләгән, төрле тарихи чорларда, шул исәптән Бөек Ватан сугышы елларындагы ролен ассызыклаган. Моннан тыш, диңгез пехотачылары катнашкан заманча конфликтларга да игътибар бирелгән, шулай ук Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары турында сөйләгән.
Музей директоры тарихи хәтерне саклауның мөһимлеге турында җиткергән. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларының - төрле елларда Диңгез пехотасы сафларында хезмәт иткән солдатлар турында сөйләгән. «Солдат хатлары» альбомыннан хатларны укыганнар.
Зирекле лицеен тәмамлаган, күптән түгел генә армиядән кайткан, диңгез пехотасы сафларында хезмәт иткән Илдар Зарипов белән очрашу үзенчәлекле вакыйга булган. Нәкъ бер ел элек музейда Илдарны армиягә озату кичәсен дә исәпкә алсак, бу очрашу бигрәк тә күңелләрне нечкәрткән. Ул чагында җыелучыларның барысы да аңа уңышлы хезмәт итүен һәм тизрәк өенә кайтуын теләгәннәр. Илдар армиядә хезмәт итүе турында горурланып сөйләгән. Аның сүзләре тирән ихтирам һәм соклану хисләре уяткан. Бу мизгел армиядә хезмәт итүнең әһәмияте, аның кешенең тормышын ничек үзгәртә алуы, аны көчлерәк, ышанычлырак һәм җаваплырак итә алуы турында тагын бер искәртмә булган.
Укучылар арасында актив атмосфера хөкем сөргән. Мондый очрашулар тарихны саклап калырга ярдәм итәчәк. Киләчәк буыннар әлеге мөһим мизгелләрне белсеннәр һәм истә тотсыннар өчен музейда күрешүләр ешрак булсын иде, дип өметләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев