Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Зирекле лицее укучылары «Белем Лигасы: мәктәпләр һәм колледжлар» турнирының төбәк этабында катнашканнар

3 июньдә Казан шәһәрендә КАИ КНИТУ бинасы базасында «Белем Лигасы: мәктәпләр һәм колледжлар» Бөтенроссия интеллектуаль турнирының региональ этабы узган.

Россиянең барлык төбәкләреннән килгән мәктәп укучылары һәм колледж студентлары өчен шәхси һәм команда уеннарыннан торган масштаблы интеллектуаль турнир. Турнирны оештыручы — Россиянең «Белем» җәмгыяте, «Беренчеләр хәрәкәте» дигән Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте дә оештыручылар исемлегендә.

Турнирның максаты — танып белү активлыгы дәрәҗәсен арттыру, күзаллауны киңәйтү, мәктәп укучыларында һәм студентларда эрудицияне һәм командада эшләү күнекмәләрен үстерү.
Уенда җаваплар бирү өчен логика, эрудиция, ә кайвакыт иҗади караш таләп ителә.

Зирекле лицее укучылары сайлап алу этабын узганнан соң Татарстанның иң яхшы 25 командасы исемлегенә кергәннәр һәм региональ этапта катнашканнар.

Зирекле лицее укучылары «Белем Лигасы: мәктәпләр һәм колледжлар» турнирының төбәк этабында катнашканнар

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев