Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Зирекле музее хезмәткәрләре инвалидлар ункөнлегендә сәламәтлекләрен югалткан авылдашлары белән очрашканнар

Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге кысаларында музей хезмәткәрләре Кәүсәрия Нуруллинаның өендә булганнар.

Кәүсәрия Касыйм кызы 1944 елда туа. Ул биш бала тәрбияләп үстергән, дуңгызчылык фермасында хезмәт куйган - 26 ел дәвамында «Кичуй» колхозында дуңгыз караучы булып эшләгән. Сәламәтлеген югалтып, пенсиягә чыккан.

Авылдашлары Кәүсәрия Нуруллинаның элекке казанышларын яхшы хәтерли, күчтәнәчләр белән өенә еш киләләр, үткәннәр, бүгенге көн һәм киләчәк турында әңгәмәләр алып баралар. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасына музей директоры Лидия Лотфуллина хәбәр итте.

Зирекле мәдәният йортында «Без бергә» дип аталган инвалидлар ункөнлегенә багышланган чара булып узган.

Халык иҗаты һәм көнкүреше музее хезмәткәрләре мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә «инвалид» статусына ия булган кешеләр өчен бәйрәм оештырганнар.

АМЙ залында  якташларының картиналарыннан торган күргәзмә тәкъдим ителгән, «Агыш», «Йөзек салыш» халык уеннары уйнаганнар, анда катнашучылар  да үз осталыкларын күрсәтә алган.

Үзешчән сәнгать артистлары кунакларга җырлар һәм биюләр бүләк иткән.

Нуриева Гөлшат Набиулла кызы сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә багышланган үзенең шигырьләрен укыган. Кунаклар үткәрелгән чарадан канәгать калганнар һәм яңа очрашуларда күрешергә язсын, дип таралышканнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев