Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Зирекле музеена - 30 ел

2023 ел Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде.

Музей - гореф-гадәтләрне, йолаларны, истәлекле бәйрәмнәрне истә калдыру, бөек кешеләр - хезмәт ветераннары, иҗат осталары - авылдашлар турында белү өчен оештырылган.

Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музее үз авылының тарихын, аның үткәне турында истәлекләрне саклау, авылда яшәүчеләрдә кече Ватаннары өчен горурлык хисе уяту, үз тамырлары турында истәлекләрне барлау һәм торгызу өчен барысын да эшли.

Хезмәткәрләр музейның  30 еллык юбилее уңаеннан мәҗлес уздырганнар, чәй табыны әзерләгәннәр, анда Коръән сүрәләре укылган.

Музейның юбилее ремонтланган бинага күчү белән бергә туры килгән һәм татар халык йолалары буенча кунаклар бәйрәмгә бүләкләр алып килгәннәр.

Хезмәткәрләр музейның яңа ачылган залларына экскурсия үткәргәннәр, анда кунаклар зур кызыксыну белән яңа экспозицияләрне караганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев