Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Зирекле музеена истәлекле әйберләр бүләк иткәннәр

Музейга тарихи яки мәдәни кыйммәткә ия булган әйберләрне бүләк итү — инде күркәм традициягә әверелгән.

— Безнең музейлар тулысынча кешеләрнең бүләккә биргән шәхси әйберләре ярдәмендә тулыландырыла, — дип яза редакциягә музей директоры Лидия Лотфуллина.

— Быел музейга авылыбызның соңгы сугыш ветераны Мансур абый (1932-2022) һәм Нәсимә апа (1932-2005) Габбасовларның уллары Камил һәм Рафаэль үз гаиләләренең иң истәлекле әйберләрен бүләк иттеләр.

Мидхәт Газыймов исемендәге халык иҗаты һәм көнкүреше музее хезмәткәрләре барлык бүләк итүчеләргә һәм шул рәвешле татар халкының мәдәни мирасын саклауга өлеш кертүчеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерә. Музейга өйрәнү һәм экспозиция булдыру өчен әйберләр алып килгән һәр кешенең игелеге һәм юмартлыгы тирән хөрмәткә лаек, чөнки бу кемнеңдер истәлекле һәм кадерле әйберләре.

Музей хезмәткәрләре бүләк итүчеләрне югары бәяли һәм аларның саны алга таба да арта барыр дип өметләнә! Музейга бүләкләр бирүдән баш тартмагыз! Чөнки сезнең бүләгегез ул музей өчен генә түгел, ә аның барлык кунаклары өчен дә зур байлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев