Зирекле музеена Сарман һәм Тукай районнарыннан музей хезмәткәрләре килгән
-
Бу хакта редакциягә Музей директоры Лидия Лотфуллина хәбәр итте.
«Бездә Сарман һәм Тукай районнарыннан коллегаларыбыз кунакта булды. Музей кунаклары тарих һәм мәдәният дөньясына сәяхәт кылдылар — әниләребез һәм әбиләребезнең элеккеге көнкүреше, аларның талантына гаҗәпләнделәр.
Кунакларны район халкының телдән һәм язма иҗатын җыю (бәетләр, шигырьләр), аларны бастыру, һәр предметны, һәр язманы, һәр документны исәпкә алу аеруча кызыксындырды.
Изге Рамазан аенда кунаклар шулай ук авыл мәчетендә дә булдылар. Анда аларны Ильяс хәзрәт Сөләйманов каршы алды. Ул кыска гына, әмма бик кызыклы итеп мәчет тарихын сөйләде, бик теләп сорауларга җаваплар бирде. Чарада катнашучыларның барысы да алга таба эшләү өчен уңай эмоцияләр һәм илһам алдылар. Рәхмәт сезгә, хезмәттәшләр. Яңа очрашуларга кадәр!», — дип яза ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев